Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Кичен тынычлыгыгызны бозалармы?


Татарстанда кичке 10-нан иртәнге 6-га кадәр тынычлык урнаштыра торган канун кабул итәргә җыеналар.

- Безнең ишегалдында кызлар-малайлар төнге сәгать 12-гә кадәр утыралар. Эчәләр, шаулыйлар, төрле сүгенү сүзләре белән кычкыралар.

- Кайбер күршеләр бик соң диварларда тишек тишәләр, чүкеч белән сугалар.

- Без Казанның Азино ягында яшибез. Күршеләребез бик тыныч.

- Күршеләребез яхшы, ә ишегалдында яшьләр җыелып утыралар кычкыралар. Алар, әлбәттә, безгә комачаулый. Әле бит төнге 12-дән соң да кычкыралар, көлешәләр, музыка тавышын каты итеп акыртып куялар. Моның белән көрәшергә кирәк.

- Без сәгать 12-ләргә кадәр утырабыз. Азрак кычкырышып та алабыз, нервларны шулай тынычландырабыз.

- Күршеләрне музыка белән без генә җафалыйбыз. Без өйдә рок музыкасын тыңлаганда күршеләр җафалана. Колакчын белән тыңлар идек, әмма колак авырта башлый. Күршеләр кычкыра башламыйча, туктамыйбыз.

- Мәктәптән кайткан балаларга дәрес әзерләргә тыныч вакыт, алданрак йокларга да кирәк. Сәгать кичке 10-нан соң тавышланырга ярамый дигән канун кабул ителсә бик яхшы булыр иде.

- Машиналарны урлап алып китмәс өчен куелган тавыш чыгару җайланмасы төннәрен кычкара башлавы безне уята.

- Күршеләребез бик әйбәт, бернинди шау-шу юк, мине хөрмәт итеп кенә торалар.

- Халыкның кайберсе сәгать кичке 10-нан соң йокларга ята. Яшьләр тавышланып аларны уята. Аларга яңадан йокыга китү бик авыр. Бу канун бик кирәк.
XS
SM
MD
LG