Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия АКШка янаучылар исемлегендә


АКШ күзләү идарәсе башлыгы Дэннис Блэйр
АКШ күзләү идарәсе башлыгы Дэннис Блэйр

АКШ күзләү идарәсе Америка мәнфәгатьләренә яный алган илләр исемлеген бәян итте. Исемлек башында дүрт ил – Иран, Төньяк Корея, Русия һәм Кытай.

Американың барлык күзләү хезмәтләрен берләштергән идарә мондый исемлекне дүрт елга бер әзерли.

Быелгы исемлектә Иран белән Төньяк Кореяның булуы беркемне дә гаҗәпләндерми. Ә менә анда Русия белән Кытайның да кертелүе күпләр өчен көтелмәгән хәл булды.

Хисапта әйтелгәнчә, Мәскәү кайбер өлкәләрдә, әйтик, атом коралын яман куллардан саклауда Вашингтон белән бер карашта тора. Шул ук вакытта Русия Америка мәнфәгатьләренә зыян китерерлек дәрәҗәдә үзенең куәтен арттыру юлларын эзләвен дәвам итәргә мөмкин.

Кытайга килгәндә, ул Америка белән сәүдә итә, Кушма Штатлар бурычларының зур өлеше аңа туры килә. Шул ук вакытта, хисапта әйтелгәнчә, Кытай да Америка теләгән ресурслар өчен ярыша һәм тиз рәвештә армиясен яңарта.

Энтони Кордесман дәүләт департаментында һәм Пентагонда күзләү белгече булып эшләгән кеше. Аның фикеренчә, бу ике илнең ихтимал янауларын арттырып күрсәтү дөрес түгел, ләкин Вашингтон аларны күз алдында тотарга тиеш.

– Кытай дөньяның иң эре икътисадына әйләнде. Энергия, чимал табу мәсьәләсе туа. – ди Кордесман. – Җитди караганда, борчылу өчен нигез бар. Бу әле Кытай дошман дигән сүз түгел, ләкин мондый куәт борчылу уятмый кала алмый.

Русиягә күз-колак кирәк

Энтони Кордесман
Кордесман сүзләренчә, Русия шулай ук Кушма Штатлар өчен проблемнар тудыра. Элекке империядә хәзер тотрыклы икътисад һәм тотрыклы демократик систем җитешми.

Өстәвенә аның атом коралы бар һәм ул күрше илләргә, Үзәк һәм Көнчыгыш Европа, Үзәк Азия илләренә басым ясый.

– Вашингтон элекке салкын сугыш чоры көндәшен күздән ычкындыра алмый, – ди Кордесман. – Дөньяның икенче атом куәте, икенче хәрби куәте, икенче корал сатучы, халыкара зур йогынтысы булган илдән күзне ычкындыру күзләү оешмаларының хатасы булыр иде.

Шул ук вакытта, Русиягә дошман итеп карау өчен сәбәп юк, ди белгеч.

Иранга килгәндә, бу илнең атом, ракета програмнарын, террорчыларга ярдәм күрсәтүләрен искә алганда, ул Америкага Якын Көнчыгышта гына түгел, Әфганстанда да янау тудыра, ди Кордесман.

Киләсе айда Кушма Штатлар, Иминлек шурасының башка даими әгъзалары һәм дә Германия вәкилләре Иран белән сөйләшүләр үткәрергә җыена.

Кушма Штатларның күзләү идарәсе хисабында шулай ук Әл-Каидә һәм аның тарафдар төркемнәреннән килгән янаулар турында да әйтелә. Бу янаулар хәзер кимегән диелә, чөнки әлеге төркемнәрне аңлау дәрәҗәсе арткан.

Шул ук вактта, хисапта әйтелгәнчә, бу төркемнәрнең күпләп үтерү коралына ия булу һәм аны Көнбатышка каршы куллану нияте әле дә куркыныч тудыра.
XS
SM
MD
LG