Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:26

Әфган сайлавың тулаем беренчел нәтиҗәсе мәгълум


Әфганстан 20 августта үткән президент сайлауның тулаем беренчел нәтиҗәләренә караганда, президент Хәмит Карзаи 54.6 процент тавыш җыйган.

Сайлау комиссиясе барлык тавышларны да исәпкә алган беренчел нәтиҗәне чәршәмбе игълан итте.

Карзаиның төп көндәше элекке тышкы эшләр министры Габдулла Габдулла 28 процент чамасы тавыш алган.

Комиссия вәкиле Даут Нәҗәфи әйтүенчә, тавыш бирүдә сайлаучыларның 39 проценты, ягъни 5.9 миллион кеше катнашкан.

Карзаи вәкиле: “Әгәр дә берәр төрле могъҗиза булмаса, Карзаи җиңүче булачак”, - диде.

Әмма бу әле тәгаен нәтиҗә саналмый. Аның сайлаудагы хәрәмләшүләрне күзәтүче аерым оешма тарафыннан раслануы зарур. Ул оешма исә тавышларның 10 процентын яңадан санарга кушты.

Сайлауны күзәткән Европа Берлеге вәкилләре миллион ярымлап шикле рәвештә бирелгән тавыш булуы ачыкланды, аларның күпчелеге Карзаи файдасына ди. Бу илдәге барлык сайлаучыларның 15 проценты дигән сүз.

XS
SM
MD
LG