Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:57

ТИҮнең киңәйтелгән идарә утырышы узды


Анда мәгариф мәсъәләләре хакында сүз барды. Уфадагы мәктәпләрдә татар сыйныфлары ябылу уңаеннан хәбәрләр тыңланды.

Анда ул мәктәпләрдә укыткан укытучылар да катнашты. Аларның чыгышлары тыңланды, ләкин ярдәм итү юллары эзләнмәде. Җыелышучылар мәгариф турында алдагы утырышка концепция әзерләп тикшерергә килештеләр.

Утырышта милли төбәк компонентын яклап татар оешмаларының җитәрлек эшләмәве дә билгеләнде. Шул уңайдан башкорт оешмалары белән уртак каршылык чаралары үткәрү кирәклеге күтәрелде.

Җыелышта катнашучыларның бер өлеше башкорт оешмалары белән уртак тел табып булмый дип каршы чыгыш ясады. Әлеге мәсъәләдә дә уртак фикергә килә алмадылар.

XS
SM
MD
LG