Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина зыялылары бәйсезлекне яклауда ярдәм сорый


Украина зыялылары төркеме АКШ, Европа һәм Кытайдан Украинаның иминлеген гарантияләүче халыкара конференция үткәрүне сорый.

Сүз биредә Будапешт меморандумын гарантияләүче илләрнең халыкара конференциясе турында бара.

Хатны имзалаган, үзләрен “зыялылар” дип атаучылар төркеме Европа Берлеге җитәкчелеген Украинаның дәүләт суверенлыгын тәэмин итү мәсьәләсендә ачык билгеле бер позиция алырга, Русиянең Украина эчке эшләренә һәртөрле тыкшынуына каршы чыгарга чакыра.

Мөрәҗәгать итүчеләр Польша, Чехия, Словакия һәм Маҗарстанны үз эченә алучы Вышеһрад төркеме илләреннән дә киеренкеләшеп киткән Русия-Украина мөнәсәбәтләренә үз позицияләрен белдерүне сорый.

“Русия җитәкчелеге гамәлдәге иминлек системын җимерүгә таба аңлы рәвештә бара, аның төп максаты Украинаны Русиянең геостратегик мәнфәгатьләренә буйсындыру”, - диелә хатта.

“Әлеге стратегиянең нәтиҗәсе буларак үзара мөнәсәбәтләрдә киеренкелек бик зур тизлек белән арта бара. Украинага каршы мәгълумат сугышы моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә кискенләште”, - ди мөрәҗәгать итүчеләр.

Һәм “Русия җәмәгатьчелегенә украиннар дошман итеп сүрәтләнә, ә Украина Европа Берлеге белән Русия мөнәсәбәтләрен тотрыксызландыру өчен төп гаепле итеп күрсәтелә”, - дип өсти.

Русия президентының Украина президентына ачык хатын һәм Русия гаскәрләрен илдән читтә куллану турындагы канун өлгесен исәпкә алып, хат авторлары: “Соңгы күп кенә елларда беренче мәртәбә Кремльнең Украинага карата тышкы сәясәттәге корал буларак көч кулланудан да баш тармаячагына ишарә итүче нәрсәләр барлыкка килде", - ди.

Русиянең Украинага карата соңгы арадагы белдерүләрен мөрәҗәгать итүчеләр “Украинаның эчке эшләренә көч белән тыкшыну мөмкинлеген нигезләүче пропаганда” дип бәяли.

Алар фикеренчә, бу илнең суверенлыгын һәм бәйсезлеген бетерү, Украинаны Русия карамагындагы бер җир итеп калдыру өчен эшләнә.

“Украинаны Русия стратегиясенә буйсындыру Европаны бүлгәләүне яңартачак, халыкара иминлеккә һәм Европа Берлеге илләренең иминлегенә турыдан-туры куркыныч тудырачак, Европада ышаныч һәм иминлекнең кимүенә, гомумән халыкара мөнәсәбәтләрдә киеренкелекнең һәм каршылыкларның артуына китерәчәк”, - дип кисәтә бу хат.

Микола Жулинский
Мөрәҗәгатьне имзалаучыларның берсе, академик, Тарас Шевченко исемендәге әдәбият институты мөдире Микола Жулинский сишәмбе Киевта түгәрәк өстәлдә Русияне Украинага каршы максатчан мәгълумат сугышы алып баруда гаепләде.

“Бүген без Русия киңкүләм мәгълумат чараларының Украина мәгълумат һәм мәдәният өлкәсен максатчан рәвештә басып алуын күрәбез. Бу очраклы гына вәзгыять түгел, ул яхшылап уйланган һәм ул Кремльнең эзлекле, аңлы рәвештә алып барган сәясәте нәтиҗәсе. Бүген Украинада Русия белән Украина арасындагы сугышны төрлечә күрсәтүче китапларның күп булуы очраклы гына хәл түгел... Без бу хәлгә игътибарсыз кала алмыйбыз. Һәм бу яктан караганда, Украина өчен иң зур проблема булып Кара диңгез флоты тора”, - диде Жулинский.

“Әгәр дә Акъярда Кара диңгез флотының берәр хәрбиен кыйнасалар, үз ватандашын һәм хәтта хәрбиен яклау өчен Русия Федерациясе кануны нигезендә алар безгә каршы кораллы көчләрен дә куллана ала”, - ди Жулинский.

Июль аенда да Украинаның бер төркем зыялылары АКШтан һәм Европа Берлеге илләре хөкүмәтләреннән демократияне яклауда ярдам сорап ачык хат язган иде.
XS
SM
MD
LG