Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 11:01

"АвтоВАЗ" һөнәр берлеге һәм прокуратура хезмәттәшлек итәчәк


"АвтоВАЗ" ширкәтендә көтелгән эштән чыгаруларга бәйле рәвештә һөнәр берлеге җитәкчеләре белән прокуратура вәкилләре ныклы хезмәттәшлек турында килеште.

Һөнәр берлеге вәкиле Николай Карагин очрашуда шулай ук "АвтоВАЗ" хезмәткәрләрен вакытлы эш белән тәэмин итү мәсьәләсе дә каралды ди.

Чәршәмбе Самар өлкәсе прокуроры Тольятти шәһәре прокурорына "АвтоВАЗ"да декабрьгә билгеләнгән эштән чыгарулар карарының канунга ярашлы булу-булмавын тикшерергә кушты.

Тольятти прокуратурасы моны 2 атна эчендә тикшерергә тиеш.

Бу дүшәмбедә "АвтоВАЗ"да декабрь аеннан башлап тулы булмаган эш атнасы тәртибен бетерү һәм 5 мең кешене эштән чыгару карары игълан ителде.

XS
SM
MD
LG