Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Европада ракета калканы планыннан чигенә


Чехия премьер-министры Ян Фишер әйтүенчә, АКШ президенты Барак Обама аңа Вашингтонның Чехиядә ракета калканы радарлары урнаштыру ниятеннән баш тартуын белдергән.

Узган төндә Обама белән телефон аша сөйләшкәннән соң Фишер пәнҗешәмбе журналистлар белән очрашты.

“Бүген төнге уникедән соң АКШ президенты Барак Обама шалтыратып үз хөкүмәтенең Чехиядә ракетага каршы радар системы урнаштыру ниятеннән чигенүен белдерде”, - диде Фишер.

Аңа кадәр Wall Street Journal басмасы Иранның еракара ракета програмы элек фаразланганнан акырынрак баргангка күрә Европада ракета калканы планы киштәгә куелачагы турында язып чыкты.

Польша тышкы эшләр министрлыгы да Вашингтонның ракеталарны бәреп төшерә системын Польшада урнаштыру ниятеннән баш тартуы турында хәбәр алуын белдерде.

Мәскәү бу ракета калканы Русиянең иминлегенә янаячак дип аңа кискен каршы чыга.
XS
SM
MD
LG