Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулда шартлау 10 тыныч әфганны, 6 Италия хәрбиен үтерде


Әфганстан башкаласында интихарчы бомба шартлатып 10 тыныч әфганны һәм 6 Италия хәрбиен үтерде.

НАТОның Халыкара иминлек ярдаме көчләре үзенең бер хәрби төркеменә һөҗүм булганлыгын раслый.

Италия саклану министрлыгы белдерүенчә, һөҗүмдә тагын Италиянең 4 хәрбие яраланган.

Әфган саклану министрлыгы вәкиле, генерал Заһир Азими әйтүенчә, көчле шартлау нәтиҗәсендә тыныч халыктан 10 кеше һәлак булган, 50-ләп кеше яраланган.

Талибан Кабулның төп һава аланына баручы юлда булган шартлау өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.
XS
SM
MD
LG