Accessibility links

Өремчедә 4 уйгыр кытайларга һөҗүмдә гаепләнеп төрмәгә ябылды


Синҗан уйгыр автоном төбәгендә 4 уйгыр хан кытайларына һөҗүм итүдә гаепләнеп озак вакытка төрмәгән ябылды.

Әлеге уйгырлар төбәк башкаласы Өремчедә кытай хатынына шприц белән һөҗүм итүдә гаепләнде.

Хөкем ителгәннәр бу гаепне танымады.

Сентябрь башында Өремчедә кытайлар үзләрен уйгырлар һөҗүмнәреннән якламауда гаепләп хакимияткә ризасызлык чаралары үткәрде.

Июль аенда Өремчедә милләтара бәрелешләрдә 200-ләп кеше һәлак булды.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG