Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: Ракета калканы програмы үзгәртеләчәк


АКШ президенты Барак Обама Вашингтонда матбугат очрашуында Кушма Штатлар үзенең ракета калканы системын үзгәртәчәк һәм көчәйтәчәк дип белдерде.

Президент “Без ракеталардан саклану технологиясендә зур тәррәкыяткә ирештек. Бу бигрәктә җирдәге һәм диңгездәге бәреп төшерү корылмаларына һәм аларга ярдам итүче радарларга карый. Безнең яңа програм ышанычлырак һәм арзанлырак технологияләргә нигезләнәчәк һәм элекке програмда каралганнарыннан тизрәк эшләячәк”, - диде.

Аның әйтүенчә, яңа програм Евроны да ракета һөҗүменнән саклауны күздә тота.

Обама калканның Русиягә каршы түгел, ә Иранга каршы юнәлтеләчәген, Вашингтонның бу өлкәдә Русия белән хезмәттәшлеккә ачык булуын белдерде.

Аннан соң АКШ саклану министры Роберт Гейтс яңа програм Европада СМ-3 ракеталарын урнашыруны күздә тота, бу турыда Чехия һәм Польша белән киңәшләшүләр инде башланды диде.

Көнчыгыш Европа илләре Вашингтон Мәскәү белән мөнәсәбәтләрен төбәктәге беректәшләреннән чигенү хисабына яхшыртырга карар итә ала дип борчыла.
XS
SM
MD
LG