Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кoдес көне протестка әйләнергә мөмкин


Ирандагы танылган 3 оппозиция башлыгы җомга көнне Фәләстингә якташлык уңаеннан узачак Кoдeс бәйрәменә катнаша алачакларын белдерде.

Хакимият рәсмиләре бу көнне президент сайлавына каршы протестка әйләндермәскә чакыра.

Иран ислам җөмһүриятендә памазан аеның соңгы җомга көне "фәләстинләрне яклау көне" буларак билгеләнә. Һәр елны күпләп кеше катнашында узган Кoдес, ягъни Ярүсәлем көне. Элекке еллардан аермалы буларак, анын быел ил эчендәге сәяси каршылыкны чагылдыруы ихтимал.

Хакимият рәсмиләре Кoдес көнен президент Әхмәдиниҗатка каршы протест чараларына әйләндермәү турында халыкны кисәткәндә, президент көндәше оппозициядәге 3 мөһим шәхес 18 сентябрьдәге фәләстинләрне яклау көненә катнашачагын әйтте.

Оппозиция хәрәкәте башлыгы һәм шул ук вакытта президент сайлавына намзәт буларак катнашкан Мир Хөсәен Мусави, Мәһди Карруби һәм Мөхәммәд Хатами ясаган уртак белдерүдә Кoдес көненә катнашачакларын әйтте.

Аларның бу белдерүе оппозиция тарафдарларын хәрәкәткә китерде. Алар протест чараларын киләсе атна университет ачылышында да уздырырга планлаштыра иде. Ләкин әлегә, яшел тасмалы тарафдарлар Кoдес көненә әзерләнергә булды.

Хакимият чаралар күрә

Хакимият борчуда һәм бу хакта кичекмәстән чаралар күрә башлады. Элекке президент Али Әкбәр Рафсәнҗанине хакимият Кoдес көнендә җомга вәгазе укуын тыйган. Кoдес көнендә һәр елдагыча чыгыш ясаган Рафсәнҗани, оппозицияне яклый. Быелгы чарада төп чыгыш ясаучы ике кеше генә булачак. Ил президенты Әхмәдиниҗат һәм кадимче галимнәрдән Ахмәт Хатими чыгыш ясаячаклар.

Кoдес көненә бер атна вакыт калганда, Иран рухи башлыгы Хаманәи, бүленеш чыгарудан тыелырга чакырды.

"Кудeс көне Ярүсәлeмгә багышлана, һәм ул Иран халкының бердәмлеген күрсәтә. Шул уңайдан сак булыгыз, бу көнне низаг чыгарудан тыелыгыз”, диде.

Шулай да оппозиция тарафдарлары, чарага катнашканнарга оппозициянең билгесе яшел тасмаларны кияргә чакыра. Алар шигарьләрне дә әзерләп куйган, анда "минем җаным Лебонан яисә Газзәгә түгелм, Иранга фида" дип язылган.

"Каршылык чаралары яңадан кабынырга мөмкин"

Реформачы журналистлардан Җәвади Һесар, протсетчыларның Кoдес көнен хакимият басымына каршы чыгу өчен протест чарасына әйләндерергә мөмкин ди:

"Әгәр алар монда акыллы гына хәрәкәт итеп бергә җыела алса, бу Тәһран һәм башка шәһәрләрдә булган зур каршылык чараларын кабатлый ала", диде.

Соңгы көннәрдә, кайсыбер шәһәрләрдә брошюралар халыкка таратылган, диварларга протест чарасын пропагандалаган рәсемнәр эленгән. Шулай ук оппозиция халыкны җыяр өчен интернеттан да чакырулар тараткан.

XS
SM
MD
LG