Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама ракета калканын үзгәртә


Американ президенты Барак Обама Европада ракета калканын урнаштыру планын үзгәртү турында игълан итте. Күп бәхәсләр уяткан бу планны, Иранның ихтимал һөҗүменә каршы дип, элекке президент Джордж Буш идарәсе тәкъдим иткән иде.

Чәршәмбе Вашингтонда ясаган чыгышында Обама бу адымны хәрби киңәшчеләренең "бертавыштан" әйтелгән фикеренә таянып ясавын әйтте. Аның сүзләренчә, иске план урынына Америка күпкә "яхшырак һәм акыллырак" яңа систем булдырачак.

Соңрак үткән матбугат очрашуында саклану министры Роберт Гейтс яңа планга бераз ачыклык кертте. Гейтс сүзләренчә, бу карар Иранның ерак-ара ракета програмы көтелгәннән акрынрак бара, урта һәм кыска-ара ракеталары күбрәк куркыныч тудыра, дигән күзләү нәтиҗәсенә нигезләнгән.

Чехиянең Брди авылы янында урнаштырыласы радар Иранның ихтимал ракета һөҗүменнән саклану системының төп өлеше буласы иде. Моннан тыш Польшада ул ракеталарны бәреп төшерү өчен 10 ракета урнаштыру каралган иде. Хәзер бу ракеталар анда урнаштырылмаячак дигән сүз.

Гейтс сүзләренчә, Кушма Штатлар үзен һәм Европа тарафдарларын саклау өчен ракета йөртүче караблар кулланачак. Соңрак, 2015 елдан соң, җир өсте системына кире әйләнеп кайту ихтимал. Бу турында шул ук Чехия һәм Польша белән киңәшүләр инде бара икән.

Шуңа күрә, Америка Европадагы ракета калканын чүпкә ата дип әйтү дөрес түгел, диде Гейтс.

Аңлаша башлаумы?

Русия рәсмиләре элекке планга кискен каршы чыкты. Бу калкан чынбарлыкта Иранга түгел, Русиягә каршы диде алар. Ракета калканы тормышка акшан хәлдә Мәскәү аңа тәңгәл җавап чаралары күрү белән янады.

Русия Думасының тышкы бәйләнешләр комитеты рәисе Константин Косачев Обаманың карарын Русиянең фикерен искә алуы дип атады:

– Буш идарәсе безне аңларга теләмәде. Обама идарәсе акрынлап аңлый башлый. – ди Косачев. – Бу әле тулы аңлашу түгел, ләкин Русиянең фикерен кабул итү һәм искә алу.

Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров Вашингтон адымына хуплау белдерде. Ләкин Мәскәү аны үзенә ясалган ташлама дип түгел, ә ялгыш карарны төзәтү, дип кабул итә диде ул.

Чехиядә радар урнаштыру карары Чехиянең премьер-министры Мирек Тополанек булган чакта кабул ителгән иде. Элекке премьер Обама карарына үкенеч белдерде:

– Минем өчен бу начар хәбәр, чөнки бу Евро-Атлантик юнәлешендә 20 еллык хәрәкәтебез әкренәя дигән сүз.

Чехиядә үткәрелгән фикер белешүләргә күрә халыкның күпчелеге радар урнаштыруга каршы иде. Чехия һәм Польша хөкүмәтләре бу планны Мәскәүнең басымына каршы тору чарасы буларак хуплап чыккан иде.
XS
SM
MD
LG