Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда рамазан аенда өч мәчет ачылды


Беренчесе казакъ, икенчесе татар авылында ачылган булса, өченчесе башкорт авылында булачак. Мәчетле булган өч авылның берсе – Яфар исемле татар авылы.

”Мәчет ачу тантанасы Яфар авылында зурлап үткәрелде”, диде әлеге тантанада катнашучы мөфти Гәбделбарый хәзрәт Хәйруллин.
Узган гасыр башында Яфарда 2500 кеше яшәгән, 6 сәүдә кибете, 2 мәчет һәм мәдрәсә булган. Авыл катлаулы тормыш юлы узган. Аны гражданнар сугышы да, ачлык еллары да, репрессияләр да урап узмаган. Шул вакытларда мәчетләр ябылган да.


Демократик үзгәрешләр башлангач, яфарлар мәчет төзү турында сүз башлыйлар. Ниһаять, бу хыял чынга аша. Бу елның язында авыл уртасындагы бер бинаны мәчет итеп төзекләндерү буенча эш башлана. Төзекләндерү эшләрен тәмамлау өчен нибары 4 ай кирәк була.
Риваятьләрнең берсе буенча, Пугачёв баш күтәрелүе тар-мар ителгәннән соң, аның бер сугышчысы, Җәгъфар исемле старшина зур юллардан читтәрәк, Зиганник елгасы буенда тыныч урын табып, йорт торгыза башлый.


Акрынлап аның янына якыннары җыйнала һәм шулай Яфар исемле авылга нигез салына. Халкына риваятьне хәтерләтеп Урал таулары тезмәсенә кергән Старшина калкулыгы тора. Ул вакытлардан соң күп сулар аккан. Ургылып аккан Зиганник та инде саеккан, ә менә чаялык, булдыклылык авыл халкы канында әле дә бар. Александровка районындагы өч татар авылыннан Яфар беренче мәчетле булды, Тукайда булачак, ә Солтакайда әле төзергә уйламыйлар да.

Мөфти Гәбделбарый хәзрәт Хәйруллин: “Өлкәдә яңадан өч мәчет төзелә. Озакламый алар да иман нурына күмеләчәк”, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG