Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:38

2010 елгы җанисәп 2013 елга кичектерелә


Бөтенрусия халык исәбен алу финанс кризисы сәбәпле 2010 елдан 2013 елга күчерелә.

Бу турыда Русия статистика комитеты башлык урынбасары Александр Суринов белдерде.

Аның әйтүенчә президент Дмитрий Медведев шулай карар иткән.

Май аенда Медведевның халык исәбен алуны нәкъ менә 2010 елда финансларга кушуы хәбәр ителгән иде.

Әмма июль аенда премьер-министр Владимир Путин икътисадый үсеш министрлыгына халык исәбен алуны кичектерү турында хөкүмәтә тәкъдим әзерләргә кушты.

Соңгы 2002 елгы җанисәпкә 5 миллиард сум акча тотылды.

XS
SM
MD
LG