Accessibility links

Малый театр үзе бер дәүләт


Театрның сәнгать җитәкчесе Юрий Соломин (татар түбәтәендә) һәм артистлар
Театрның сәнгать җитәкчесе Юрий Соломин (татар түбәтәендә) һәм артистлар

Малый театр Казандагы спектакльләрен “Ревизор” белән башлап җибәрде. Алар Русиядәге бүгенге кайбер үзгәрешләрне дә хупламый.

Малый театр вәкилләре Казанга соклануларын да, узган ел Идел буендагы шәһәрләрдә куйган спектакльләренең иң яхшысы Татарстан башкаласында үтүне дә, Русиядәге иң чибәр кызларның Казанда булуын да белдерде.

Невзоров татарча сөйләшкән

Русиянең атказанган артисты Борис Невзоров үзенең кайчандыр бик яхшы итеп татарча сөйләшкәнен дә әйтте. Татар телен оныткан инде ул. Тик кайбер килбәтсез сүзләр генә хәтерендә калган. Шулай да, матбугат очрашуы вакытында “Исәнмесез”, дип әйтеп тә күрсәтте. Невзоров Әстерхан өлкәсенең татарлар иң күп яшәгән Нәриман районында туган. “Без яшәгән урамда 10 татар һәм 2 генә урыс гаиләсе бар иде”, ди ул.

“Мин ике: урыс һәм татар мәдәниятлары тоташкан җирдә тәрбияләндем. Искиткеч әйбер ул. Безнең мәдәниятларыбызның бергә үрелүе гаҗәеп нәтиҗәләр бирә”, ди Невзоров.

“Малый театр” телләрнең чисталыгы ягында

Соңгы вакытта урыс теле тирәсендә дә төрле бәхәсләр туды. Урыс теле бүген реформалар кичерә.

“Тел коточкыч хәлләргә дучар. Моның турында мин дә телевидениедән әйттем. Әле исән классиклар да бар. Белемле әдәбиятчыларга мөрәҗәгать итмичә телгә үзгәрешләр кертергә ярамый. Педагоглар һәм иҗат кешеләреннән башка андый мәсьәләләрне хәл итәргә ярамый. Әгәр дә без бу сүзне алай әйтергә дә, болай әйтергә дә ярый дип тотынсак, бу хәл гомум наданлыкка китерәчәк”, ди Малый театрның сәнгать җитәкчесе Юрий Соломин.

Аның сүзләренчә, киләчәктә моны эшләргә ярамаган икән дип әйтәчәкләр. Телгә дә, фәнгә дә, мәдәниятка да бик сак карарга кирәк, ди Соломин.

Классика мәңгелек

Малый театр вәкилләре сүзләренчә, классика булырга тиеш һәм ул мәңгелек. Алар үзләрен океанда йөзүен дәвам иткән титаник белән чагыштыра. Советлар заманында шәбрәк идеме, әллә сезгә хәзер яхшыракмы? дигән сорауга һәркем үз сүзен әйтте. Байлыкның дөрес бүленмәве дә, советлар заманындагы кытлык та телгә алынды. Русия җитәкчеләренең бүген бик күп хаталар эшләвен дә алар күреп тора икән. “250 ел эчендә Русиядә ничә патша булган? Барсының исемнәрен дә хәтеребезгә төшерә алмыйбыз. Ә Малый театр 250 ел элек тә бар иде, бүген дә яши”, ди театр вәкилләре.

Малыйлар үрнәк

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева әйтүенчә, малыйлар күп театрларга үрнәк тә булып тора. “Без Малый театрдан өйрәнәбез. Алар төрледән-төрле хәйрия чаралары үткәрә. Мин узган ел “Ата-аналар балалар белән театрга йөри” акциясе турында укыгач, моны үзебездәге театрларга да тәкъдим иттем”, ди Зилә Вәлиева.

Соломин мондый чараларның яңаларын уйлап табуларын да әйтеп китте. Мисал өчен, студент алынган бер билетка үзенең сабакташын да театрга алып керә ала икән.

Вәлиева (с), Соломин һәм Полякова
Казандагы гастрольләргә килгәндә, Зилә Вәлиева сүзләренчә, билетлар сатылып беткән дияргә була. Шулай ук мәскәүләр хәйрия спектакле дә куячак. 28 сентябрьгә кадәр Камал театрында барлыгы 6 әсәр уйнала.

“Без кешене яңалык уйлап табып шаккатырырга җыенмыйбыз, безнең максат - язучы әйтергә теләгән фикерне, ул язган сүзне, җөмләне дөрес итеп әйтеп бирү һәм шул заман мохитен тамашачыга җиткерү”, ди алар. Малый театр Казандагы гастрольләрен Гогольнең “Ревизор” әсәре белән башлап җибәрде.
XS
SM
MD
LG