Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:49

Быел Куликово кырында урыс князе Дмитрий Донскойның 1380 елда татар-монголларны җиңүен зурлап бәйрәм ителә. Әлеге бәхәсле “җиңүгә” 629 ел.

Куликово кырындагы җиңүне тарихны искә алып кына үткәрмиләр. Ул 19-21 сентябрьдә Куликовода Русиянең сугышчан батырлыгы көне буларак искә алына.

Тарихчы Фаяз Хуҗин фикеренчә, археологик яктан Куликово сугышының булу-булмавын исбат итү бик кыен. Сугыш истәлекләре – ук, сөңге очлары Куликово кырыннан түгел, ә шул тирәдәге авыллар урынында килеп чыга икән.

“Бу вакыйганы күтәрү елдан-ел дәвам итә. Дәреслекләрдә Донскойның Мамайны җиңүен урыс кенәзлекләре тарихында зур вакыйга итеп күрсәтәләр”, ди.

Кулиководан ватанпәрвәрлеккә!

Аннан Куликово сугышын татарлар үзләре китереп чыгара, тәхеткә хокукы булмаган Мамайны куыйк дип Донскойга мөрәҗәгать иткән. Димәк, бу сугышның башында татарлар торган, ди Хуҗин.

Фаяз Хуҗин
“Бу сугышта урыслар татарларга каршы сугыштылар дип әйтеп булмый. Урыслар Донской ягында да, Мамай җитәкчелегендә дә булган. Татарлар да урыслар ягында сугышкан. Ул вакытта урыс кенәзлекләренең берләшү чоры башланган. Ә бит урыслар Донскойны бөек кенәз дип танырга ашкынып тормаган. Шуңа аңа каршы булган кенәзләр Мамай ягында, Мамайга каршылар Донской белән булган. Менә шундый катлаулы чор ул. Аны хәзер бик нык гадиләштереп, урысларда патриотизм тәрбияләргә телиләр”, ди галим.

Сугыш тагын кабатлана

19 сентябрьдә Куликово сугышының 629 еллыгы уңаеннан Кызыл калкулыкта урыслар һәм татарлар арасында сугыш тагын була. Дөрес, чынбарлыкта түгел. Әмма узган сугышны театрләштерелгән тамаша итеп күзәтү мөмкинлеге бар. Ул көнне Монастырщина авылы чиркәвендә дә, Кызыл калкулыкта да праваслау йолалары белән Русия өчен башларын салганнарны искә алачаклар.

Шул ук көнне Дмитрий Донской һәйкәле янында “Ата-баба рухына тугры калу” дип аталган хәрби чара, митинг та үткәрелә икән. Русиянең саклану һәм Эчке эшләр министрлыгы хәрбиләре һәм яңа хәрби хезмәткә алынучылар ант кабул итәчәкләр, Ватанны сакларга фатыйха алачак. Бу көнне килгән кунаклар өчен ярминкә, төрле концертлар да оештырыла.

Фаяз Хуҗин әйткәнчә, Куликова кырында булган җиңүне Русия хакимияте чыннан да бик зурлый. Бу сугышны зур сугыш итеп күсәтеп, халыкта ватанпәрвәрлек тәрбияләргә омтыла. Казу эшләрендә катнашмагач, безгә язганга ышанасы гына кала.

“Монда төрле ялганлаулар да булырга мөмкин. Табылдыклар Куликово кырында табылды дип, әллә ниләргә барып җитәргә мөмкиннәр. Сугыштан калган сөңге, ук очлары инде череп беткән, казысаң да табып булмый. Куликово сугышы без күз алдына китергәнчә зур сугыш булмаган. Урыс галимнәренең кайбер язмалары белән килешәбез, кайвакыт: “Болай булды микән, моны артык махсус күпертмиләр микән?, дигән сораулар да туа”, ди Хуҗин.

Казан шәһәренең 1000 еллыгын исбат итүче галим фикеренчә, 1380 елда урыс кенәзлекләренең татар-монголларны җиңүе дөреслеккә туры килеп бетми. Мамайның җиңелүе Алтын Урданың бетүе дигән сүз түгел. 1382 ел августында Алтын Урда ханы Туктамыш Мәскәүне алып, ныгый барган шушы урыс шәһәрен яндырып китә. Кенәзлекләр тагын 100 ел – 1480 елга кадәр Урдага бәйле булып, ясак түләп торган. Шулай да бүген бу бәхәсле вакыйгалар Русиядә “патриотлар” тәрбияләү өчен уңышлы кулланыла.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG