Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке депутат кеше үтерүен кире кага


Дәүләт Шурасының элекке депутаты , “Санта” шифаханәсенең мөдирләр шурасы башлыгы Иракли Саввидий үзенә караган гаепләүләрне кире кагып Татарстан президентына хат язган.

Җомга ул “Вечерняя Казань” газетасында бастырылды.

Биредә Саввидий үзенең Грециядә качып ятмавын, ә бары тик балаларында кунакта булуын әйтә.

“Мин Татарстанны икенче ватаным дип саный. Сезнең тырышлык белән генә монда шәхес булдым. Эчке эшләр министрлыгы миңа күптәннән каныгып йөрде. Бигрәк тә мондый мөнәсәбәт, миңа ватан алдындагы тырышлыклар өчен күкрәк тамгасы бирелгәч, һәм депутат булудан туктаткач башланды.

“2000 елның башында минем тергәкләндерү үзәгенә дип алынган 1 миллионлык җиһазларны урладылар, соңрак өемне яндырдылар. Бу эшләрдә башта үземнең элекке юристымны гаепли идем, чөнки аны җаваплыкка тартырга тикшерү идарәләренә теләктәшлек белдердем. Соңыннан бу эшләрнең бер җинаять төркеме тарафыннан башкарылуына шигем калмады. Тикшерү идарәсе мине “Квартал” җинаять төркеме башлыгы Автандил Янаков аша кеше үтертүдә гаепли. Әмма минем ул абыем белән араларым бик начар, аның белән аралашмыйм. Бәлки тикшерүчеләр, Янаковка, җәза вакытын кыскартуны ышандырып, аннан миңа каршы аңлатмалар бирдергәннәрдер.

Җинаятьче булсам, күптәннән шифаханә җирләрен сатып үз ватаныма качкан булыр идем. Әмма мин яңа җирләр сатып алам, проектлар булдырам, Татарстан өчен тырышам. Бервакытта да сезгә чит кеше булмадым. Мондый гаепләүләр минем исемемне һәм намусымны пычрата. Шуңа күрә сезнең әлеге мәсьәләне үз кулыгызга алуыгызны сорыйм. Грециядә качып ятмыйм. Әгәр сез минем яклы булсагыз, Татарстанга кайтып үз гаепсезлегемне исбатлый алам”, дигән Иракли Саввидий президентка юллаган хатында.

Билегеле булганча, 10 сентябрьдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе тарафыннан Иракли Саввидий кеше үтерүдә гаепләнә дигән карар чыгарды. Соңгы елларда бу инде Дәүләт шурасы депутатын кулга алуның икенче очрагы. Кешеләрдән йорт салырга дип акча җыеп, йортын салып бетермәгән Геннадий Мамонтов инде төрмәдә утыра.

Элекке заманнарда депутат Сергей Шашуринның да ирегеннән мәхрүм ителүе билгеле.

54 яшьлек, “Бердәм Русия” әгъзасы Иракли Саввидий Татарстанда танылган шәхес. 1999, 2004 елларда Дәүләт Шурасына депутат булып сайланды. Медицина фәннәре кандидаты. Соңгы елларда “Санта” шифаханәсе җитәкчесе булып эшләде. 2001 елда аңа Татарстанның атказанган табибы исеме бирелгән. Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков булганда Иракли Саввидийның эшләре уңай барган. Әмма Илсур Метшин мер булгач авырлыклар туа башлаган. Шулай да җәмәгатьчелек, Саввидийны һәрвакыт грек җәмгыятенең төп иганәчесе дип танып килә.

Татарстанның тикшерү идарәләре сүзләренчә, бүген Иракли Саввидий халыкара дәрәҗәдә эзләнә. Әлегә ул, туганы Автандил Янаков кебек үз ватаны Грециядә. Әмма тикшерүчеләр, аны кире Казанга кайтартырга тырыша. Әйтергә кирәк, “38 квартал” җинаять төркеме башлыгы буларак Автандил Янаков Грециядә кулга алынган иде. Әмма ул әле дә Казанга кайтартылмаган.
XS
SM
MD
LG