Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:53

Әхмәдиниҗат тагын Һолокостны кире какты


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Европа яһүдләренә каршы Һолокостны тагын бер мәртәбә әкият дип атады һәм аны Израил дәүләтен төзү өчен уйлап чыгарганнар диде.

«Ул сионсит хакимиятен төзү өчен уйлап чыгарылган ялган һәм ул чыннан да әхлаксызлык – ул кабул ителмәслек һәм хыялый дәгъвага нигезләнүче ялган. Фәлестиннәр җирен басып алуның Һолокост мәсьәләсенә бер бәйләнеше дә юк», - диде Әхмәдиниҗат.

Ул моны Иранның фәлестиннәргә теләктәшлек көне җыенында җыгыш ясаганда әйтте.

XS
SM
MD
LG