Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:15

НАТО Русияне атом калканы турында сөйләшүгә чакыра


НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен Русияне ракета калканы мәсьәләсендә хезмәттәшлеккә һәм ахыр чиктә АКШ, НАТО һәм Русия ракета калканнарын берләштерү мөмкинлеген карарга чакыра.

Атнакич Вашингтон Көнчыгыш Европада ракета калканы урнаштыру планыннан баш тартуын игълан итте. Мәскәү бу планга кискен каршы чыга иде.

Расмуссен шулай ук Русия белән НАТО үз иминлекләренә янаган куркынычларны да бергәләп күздән кичерергә тиеш диде.

Русиянең НАТОдагы вәкиле Дмитрий Рогозин Расмуссенның чыгышын «уңай һәм бик конструктив» дип бәяләде.

XS
SM
MD
LG