Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:43

Обама финанс системының тотрыклылануын күрә


АКШ президенты Барак Обама дөньяның икътисадый яктан иң куәтле илләре финанс кризисын тотрыклыландыру эшендә тәрәккыятькә иреште дип белдерә.

Шулай да ил халкына бүгенге радиомөрәҗәгатендә Обама эш урыннары булдыру һәм үсешкә ирешү өчен бик күп нәрсәләр башкарырга кирәк диде.

Обама киләсе атнада АКШның Питсбург шәһәрендә үтәчәк 20-лек саммитын телгә алып “без дөнья финанс сисмемабызны саклау һәм дөньяда финанс эшләрен көйләүдәге җитешсезлекләрне бетерү өчен зарур булган кайбер гамәлләр турында сөйләшәчәкбез”, - диде.

“Кризиска китергән, куркынычлар турында уйламауга һәм җавапсызлыкка юл куючы” җитешсезлекләрне бетерергә кирәк диде Обама.

Дөньяның иң көчле сәнәгатькә ия 20 иленең саммиты 24-25 сентябрьдә үтәчәк.

XS
SM
MD
LG