Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара валюта фонды беркадәр алтынын сата


Халыкара валюта фонды ярлы илләргә бурычка акча бирү һәм үзенең финанс хәлен яхшырту өчен үзендәге алтынның бер өлешен сатарга карар итте.

Фондның башкарма шурасы дөнья базарларында алтын бәясенә тәэсир итми генә 403 тонна алтын сатачагын белдерде.

Фонд башлыгы Доминик Штраус-Каан башкарма шураның бу карарына канәгать булуын әйтә.

Аның әйтүенчә, бу адым фондның ярлы илләргә бурычка акча бирү мөмкинлеген арттырачак һәм озак вакыт оешманың финанс тотрыклылыгын тәэмин итәчәк.
XS
SM
MD
LG