Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:32

Русия Әхмәдиниҗатның Һолокостны кире кагуы белән килешми


Русия тышкы эшләр министрлыгы Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗатның күптән түгел Һолокостны уйдырма дип атавына ризасызлык белдерде.

Министрлык вәкиле Андрей Нестеренко Һолокостны кире кагу омтылышлары, бигрәк тә Икенче дөнья сугышы башлануга 70 ел тулган вакытта, аның барлык корбаннарын һәм фашизмга каршы сугышканнарны рәнҗетү диде.

Нестеренко шулай ук мондый билдерүләр Иранга бәйле нәтиҗәле сөйләшүләргә ярдам итми диде.

XS
SM
MD
LG