Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хокук яклаучылары милләтара нәфрәт үтерүләренә борчыла


Русия хокук яклаучылары илдә ксенофобиягә һәм милләтара нәфрәткә нигезләнгән үтерүләр дәвам итүгә тагын бер мәртәбә борчылу белдерде.

Мәскәү кеше хокуклары идарәсе мәгълуматларына караганда, ел башыннан бирле 170-ләп шундый һөҗүм булган.

Нәтиҗәдә 53 кеше һәлак үтерелгән, 200-дән артык кеше яраланган.

Идарә башлыгы Александр Брод һөҗүмнәр күбрәк Мәскәү төбәгендә, Петербурда, Ленинград өлкәсендә, Ставропольдә һәм Түбән Новгородта була диде.
XS
SM
MD
LG