Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:01

Карзаи Талибанга солых тәкъдим итәргә җыена


Әфган президенты Хәмит Карзаи Гайд-эл-Фитр котлавында Талибан сугышчыларына мөрәҗәгать итеп: “Сугышны, үз илебезне җимерү һәм үз халкыбызны үтерүне туктатырга кирәк”, - диде.

Карзаи сугышчыларны өйләренә кайтып тыныч тормышта көн күрергә чакырды.

Ул шулай ук, үткән президент сайлавында җиңүе расланса, Талибан белән солых сөйләшүе башлаячагын әйтте.

Карзаи чыгышына кадәр Талибан җитәкчесе Гомәр мулланың Әфганстандагы чит ил көчләре ахыр чиктә җиңелүгә дучар булачак дигән белдерүе турында хәбәрләр таралды.

XS
SM
MD
LG