Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:31

Обама: Ракета калканы карары Мәскәүгә бәйле түгел


Кушма Штатларның Көнчыгыш Европада ракета калканы урнаштыру планыннан баш тартуы ул корылмаларны Чехия белән Польшада урнаштыруга кискен каршы чыккан Русиянең ризасызлыгы белән һич тә бәйле түгел.

Бу турыда АКШ президенты Барак Обама Си-Би-Эс телевидениесенә интервьюда белдерде.

Хәзер Вашингтон Мәскәүдән берәр төрле җавап адымнары көтәме, дигән сорауга Обама, әгәр дә Русия Иранның атом програмы кебек дөньякүләм халыкара проблемаларны чишүдә АКШ белән нәтиҗәлерәк хезмәттәшлек итәргә тырышса, шул да җитә диде.

XS
SM
MD
LG