Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай башлыгы илдә зур проблемнар булуын таный


Кытай президенты Һу Дзинтао илнең тиз үсүенә комачаулаучы “зур яңа проблемнар”ның булуын таныды.

Кытай халык республикасы төзелүгә 70 ел тулырга 10 көн чамасы вакыт калып барганда илбашы шундый проблемнарның берсе дип социаль тотрыксызлыкны атады.

Шул ук вакытта Һу көнбатыш демократиясе үрнәге Кытай өчен яраксыз дип кире какты һәм коммунистлар фиркасе алдында катлаулы мәсьәлә - икътисадый үсештә югары тизлекне югалтмыйча финанс кризисына каршы көрәшү тора диде.

Кытайдагы проблемнарга Синҗан Уйгыр автоном төбәгендәге уйгырлар белән хан кытайлары арасандагы низагъ та өстәлә.
XS
SM
MD
LG