Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 381 кешедә дуңгыз кизүе булуы расланды


Русиядә 381 кешенең дуңгыз кизүе белән авыруы рәсми расланды.

Илнең баш санитар табибы Геннадий Онищенко хастаханәләрдә дуңгыз кизүе белән авырый дип шикләнелгән тагын берничә кеше бар диде.

Русиядә хәзер бу авыруга каршы берьюлы берничә вакцина сынала.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълуматларына караганда, бар дөньяда бу авыруны 300 меңнән артык кеше йоктырган.

Шуларның 4 меңләбе вафат булган.
XS
SM
MD
LG