Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама CIAда азаплауларны тикшерүне туктатуга каршы


АКШ президенты Бара Обама Үзәк күзләү идарәсе CIAның элекке җитәкчеләренең CIAда террорчылыкта шикләнелүчеләрдән сорау алганда азаплау гаепләүләрен тикшерүне туктату турындагы мөрәҗәгатен кире какты.

CNN телевидениесенә бу мөрәҗәгатьне кире кагуын белдергәндә Обама беркем дә кануннан өстен түгел диде.

Шуңа өстәп ул гамәлдәге тикшерүгә тыкшынырга вәкаләтләре булмавын әйтте.

CIAның элекке җитәкчесе элекке президент Дҗордҗ Буш чорында тоткыннарны азаплау гаепләүләрен тикшерүне туктатырга чакырган иде.
XS
SM
MD
LG