Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рыжков: Русиянең өч юлы бар


Бәйсез сәясәтче Владимир Рыжков, Московский Комсомолец басмасына биргән әңгәмәсендә, Русиянең бүгенгесе һәм иртәгәсе турында фикерләре белән уртаклашты.

Русия думасының элекке депутаты Владимир Рыжков ике ел элек зур сәясәттән китәргә мәҗбүр булды – аның Республикан партиясен теркәмәделәр, ә бер мандатлы бүлгеләр бетерелде. Шушы вакыт эчендә илдә яңа дума, яңа президент барлыкка килде, әйләнешкә “тандем” сүзе керде.
Өченче юл: Путин тагын 12-15 ел хакимияттә утыра, илнең черүе дәвам итә... В.Рыжков

Московский Комсомолец басмасына биргән әңгәмәсендә Рыжков Русиянең бүгенгесе һәм иртәгәсе турында фикерләре белән уртаклашты. Русиядә бәйсез фикер бүген сирәк күренеш. Әңгәмәнең бер өлешен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

– Сез ике ел элек зур сәясәттән китәргә мәҗбүр булдыгыз. Шул вакыт эчендә Русиянең сәяси системында нинди үзгәрешләр булды?

– Соңгы ике ел авторитаризмның җитлегү чоры булды. Польшада чагында Путин безнең сәяси систем зәгыйфь, халык әле җитлекмәгән, демократиягә юл озын, ләкин без аны төзиячәкбез, диде. Чынбарлыкта бу автократларның тапталган аклану юлы. Мисырда Мөбәрәк, Либиядә Каддафи, Венесуэлада Чавес нәкъ шулай сөйли.

Блэйр белән очрашуны хәтерлим. Британия “Зур сигезлектә” рәислек иткәндә Мәскәүгә килгәч җәмәгать эшлеклеләре белән ошрашуда, Русиядә демократия белән ни булды, дип сорады. Оппозиция, авторитаризм көчәя, диде. Кремль тарафдарлары, әйе, демократия белән проблемнар бар, ләкин аны төзү өчен вакыт кирәк, диде.

Блэйр демократиягә юл озын дигән фикер белән килеште. Без Англиядә демокартик институтларны 500 ел төзедек, диде. Ләкин мәсьәлә башкада: хәрәкәтнең юнәлеше мөһим! Йә сез демократиягә таба барасыз, ә аннан кире якка.

2000 елдан бирле без фәкать артка тәгәрибез. Хәзер Русиядә бәйсез парламент, бәйсез мәхкәмә, чын күппартиялелек калмады. Кремль тарафыннан калдырылган җиде партия, алар йә ачыктан-ачык Кремль тарафлы, я оппозициядә булса (алар ни бары икәү – КПРФ һәм Яблоко), бик кырыс шартларга куелган. Хакимияткә турыдан-туры каршы бара алмыйлар, ишарәләп кенә тәнкыйтьлиләр.

– Медведевның сайлау кампаниясе вакытында кайбер белгечләр аны либерал дип атады. Яңа президент бу исемне акладымы?

– Юк. Мин баштан ук шикләндем, ничек инде унсигез ел Путинның уң кулы булган кеше – Кремльдә дә, Гапромда да, Петербур мэриясендә дә, алар, гомумән, ике чабата, бер кием – кем әйтмешли, исән хуҗасы алдында либерализм белән шөгыльләнә алсын.

– Ә Бахминаның иреккә чыгуы, Белыхның Киров өлкәсе губернаторы итеп билгеләнүе, президентның оппозициядәге “Новая газета”га әңгәмә бирүе?

– Болар барысы да вак-төякләр. Аларның бер әһәмияте дә юк.

– Вак-төяк булмаган ул нәрсә?

Үзгәрешнең беренче билгесе – кадрлар үзгәрү. Мисал өчен, эчке эшләр министрлыгы. Безнең милиция нәрсәгә әверелде? Бу бер кысага да сыймый. Министрны берәр әүзем заманча цивиль кешегә алыштырып булыр иде, һичьюгы ул “ат абзарлар”ын тазартыр өчен. Федераль дәрәҗәдә җитәкчелек шул килеш калды.

Икенче билге – икътисади үзгәрешләр, симереп беткән монополияләр белән нәрсәдер эшләргә кирәк.

Өченчесе – тышкы сәясәттә үзгәрешләр. Соңгы ел-ярымда нәрсә күрдек? Кадрлар мәсьәләсендә, икътисад, тышкы сәясәттә бер җитди карар да булмады. Бу мәсьәләләр барысы да Путин кулында, Путин бу тандемда тагы да көчәйде.

– Бу нәрсәдә күренә?

Ел-ярым эчендә Медведев койма тотып, үзе генә бәрәңге үстерерлек бер бакча булдыра алмады, Путин адна кереп кишерен чәчеп чыкмаслык итеп. Президентта премьерны кызыксындырмаган яланнар гына калды: нанотехнология, интернет...

Мисал өчен, Путинның күптән түгел Польшага сәфәре. Ул премьер-министр. Тышкы сәясәт хөкүмәт карамагында керми. Ә премьер Икенче дөнья сугышының 70 еллыгына барып, геосәяси белдерүләр ясый.

Һәм һәр нәрсәдә шулай. Медведев саммитларда катнаша. Ләкин Русиянең позициясе башта Мәскәүдә билгеле бер даирәдә хәл ителә. Путинга кадәр бер премьер да үзен болай тотмады.

– Күптән түгел “Валдай клубы” белән очрашуда, 2012 елда сез Медведев белән көндәшлеккә керәчәксезме, дигән сорауга Путин, без 2008-дә дә көндәшлек итмәдек, 2012-дә дә итмәбез, без бер кан, бер караш кешеләре, вакыты җиткәч, бер уртак фикергә килербез, диде. Бу сүзләргә ничек карыйсыз?

– Әйдәгез, чын дөресен әйтик, Медведев мөстәкыйль сәяси фигура түгел. Берничә ай элек япон телевидениесенә шундый ук сорауга җавап биргәндә Путин, вакыты җитәкәч, эшебезнең нәтҗисенә карап, бу мәсьәләне Русия мәнфәгатендә хәл итәчәкбез, дигән иде. Әгәр Путин Русиянең мәнфәгатен билгеләргә җөрьәт итә икән, димәк, ул моны Медведевка да аңлатыр.

“Валдай клубы” белән очрашуда Путин “атом төймәсенең” ике ачкычы булуын ычкындырды, Медведевның икенче мөддәткә бару-бармау мәсьәләсен үзе генә хәл итә алмавын, аның мөстәкыйльлеге чикләнгән булуын раслады. Путинның бу белдерүләре, йомшак итеп әйткәндә, матур түгел.

– Сезнеңчә, мондый сүзләрне әйтү нигә кирәк иде?

– Минемчә, Путин билгеле бер дәрәҗәдә хозурсызлана, озак вакыт хакимияттә булганнан соң, арыганлык килә, хаталар китә башлый. Ул нинди хаталар ясалганын, элитада кәефләр үзгәреше турында белә. Аның сүзләре шул элитага карап әйтелгән сигнал: егетләр, кыбырсымагыз, безнең план бар, һәм без аны үтиячәкбез.

Шикләнмим, аларның планы чынлап та бар, һәм ул Путинны президентлыкка кайтарудан гыйбәрәт. 2012 ел турында җавап биргәндә, премьер, әгәр теләсә, әлегә берни билгеле түгел, дип җаваптан кача ала иде. Ул асылда үзенең президнтлыкка кайту нияте булуын раслады.

– Путинны президентлыкка кайтару планы бар икән, димәк аның шартлары да сөйләшенгән булырга тиеш. Сезнеңчә, алар нидән гыйбәрәт?

– Минемчә, Путинны кайтару өчен төп килешү – Конституцияне үзгәртү (президентлык мәддәтен алты ел итү). Аннары, кадрлар мәсьәләсен бергәләп хәл итү кебек техник мәсьәләләр. Мисал өчен, Белых, губернатор булып билгеләнер алдыннан, икесе белән дә очрашты. Шулай ук, бу пакетта вакытыннан алда сайлау үткәрү ихтималы һәм дә Медведевка, урыныннан киткәннән соң, берәр вазыйфа гарантиясе булырга тиеш...

– Шуңа да карамастан, халыкның яртысыннан күбрәге, шул исәптән зыялы кешеләр дә, шушы хакимиятне хуплый...

– Мин үземнең оппонентларны аек акыл белән бәяләргә тырышам. Алар чынлап та, күп кенә дөрес әйберләр эшләде. Мисал өчен, дефитситсыз бюджетлар кабул иттеләр, казнаны тутырдылар, хәзер ул илне коткара. Акчаны уйламыйча уңга-сулга сарыф итүне туктаттылар, рубльне тотрыклы иттеләр, инфляцияне күзәтеп баралар.

Халык бит ул инкыйлабларны яратмый, һәм бу нормаль күренеш. Кешеләр аңлый: инкыйлаб башланса, сабын юкка чыга, су бетә, ут сүнә, лифт туктый... Ләкин бу хакимияттән арыганлык акрынлап җыела бара.

– Алдагы биш елда Русиянең үсешендә нинди ихтимал юнәлешләр күрәсез?

– Иң оптималь юнәлеш: Русиянең җәмгыяте, элитасы һәм дә җитәкчелеге җәмгыятьне ил белән идарә итүдән читләтүнең хата икәнен аңлый. Эшлекле парламент, төп телеканалларда мәсьәләләрне ачыкча тикшерү, икътисад һәм сәясәттә монополияләрне җимерү, кадрларны үзгәртү кирәклегенә төшенә. Ул чакта безне Польша һәм Маҗарстанда шикелле демократияләшү көтә. Бу юнәлештән китү ихтималы 30%.

Икенче вариант – 20% – тетрәнүләр. Акча бетеп, урам җыеннары башланса, ОМОН белән куып таратулар, атыш, корбаннар – Аллаһ күрсәтмәсен.

Өченчесе – 50% – нефть бәясе үсеп китсә, бюджет керемнәре тотрыклылана. Барысы да булганы кебек кала, Путин тагын 12-15 ел хакимияттә утыра, илнең черүе дәвам итә.

Владимир Рыжков белән Наталья Галимова сөйләште.
XS
SM
MD
LG