Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстандагы АКШ хәрби башлыгы өстәмә гаскәр сорый


Америка хәрбиләре Әфганстандагы гаскәрләрнең санын арттырырга сорый. АКШның Әфганстандагы гаскәр башлыгы сугышчыларга каршы уңышлы көрәш алып барыр өчен илгә өстәмә гаскәр җибәрергә кирәк дип саный.

Washigton Post газетасы хәбәр иткәнчә, 30 августта генерал Стенли МакКристал күптән түгел Саклану министрына хисап җибәгән булган. Анда алдагы 12 айда хәрби чараларда сугышчыларны җиңү кирәклеге турында язган булган.

Әгәр бу вакытында эшләнмәсә, Талибанны җиңеп булмаска мөмкин, дип саный ул.

АКШ президенты Барак Обама, Әфганстанга өстәмә гаскәр җибәрү турында әлегә карар кабул итмәгәнен әйтте.
XS
SM
MD
LG