Accessibility links

Федерация Шурасы да Саян-Шуша станциясендәге казаны тикшермәкче


Хакасия хакимиятләре Саян-Шуша су-электр станциясендәге казада һәлак булган кешеләрнең гаиләләренә компенсация акчаларын түләп бетерде. Бу максатка Русия хөкүмәте 75 миллион сум бүлеп биргән иде.

Шуның белән бергә, станциянең хуҗалары “РусГидро” ширкәте дә зыян күрүчеләргә өстәмә ярдәм күрсәтә.

Бүген Русия Федерация Шурасы Саян-Шуша электр станциясендәге казаны тикшерү өчен парламент комиссиясен оештырды.
Русиянең техник күзәтүчелек оешмасы нәтиҗәләре 10 көннән соң гына киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк.

Су-электр станциясендәге каза 17 августта булган иде. Анда 74 кеше һәлак булды, бер кеше хәбәрсез югалган дип санала.
XS
SM
MD
LG