Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәктәпләрендә парламент дәресе үтәчәк


Казанда җәмгыять фәне һәм тарих укытучылары форумы бара. Әлеге җыенда парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да чыгыш ясады. Ул анда тарихны бозып күрсәтү, бигрәктә Икенче дөнья сугышы нәтиҗәләрен ялганлап күрсәтү тырышклыклары арта, дип белдерде.

Ул шулай ук, тарих дәресләрендә 2010 елда ТАССР оештырылуының 90 еллыгына аерым игътибар бирергә чакырды.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук, күп милләтле җәмгыятьтә үзара хөрмәт тәрбияләргә чакырды.

Быел 28 үктәбрьдә, Татарстан мәктәпләрендә парламент дәресе үтәргә тиеш, дип хәбәр итте Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
XS
SM
MD
LG