Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимиятләр A/H1N1 гриппыннан үлү хәбәрен кире кага


Мәскәү хөкүмәте сәламәтлек саклау министры урынбасары A/ H1N1 гриппыннан бер кешенең үлү хәбәрен кире какты.

Элегрәк, Вирусларны өйрәнү фәнни институт башлыгы Дмитрий Львов Мәскәүдә бер хатын-кызның әлеге грипптан вафат булуы турында хәбәр иткән иде.

Аның сүзләренчә, Болгарстанда ял итеп кайткан бер ханым ике атна авырган, үлеменә бер көн кала аның шушы A/H1N1 гриппы белән чирләве ачыкланган.

Мәскәү сәламәтлек саклау министры урынбасары, бу ханымның башка авыр чирләре булган, шуңа аның бу грипптан үлүен раслап булмый, дип белдерде.

Шулай ук, шушы үлгән ханым белән элемтәдә булган кешеләрдә вирус табылмаган, диде министр урынбасары.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда бу гриппны йоктыручылар саны 300 меңнән арткан. 3 мең ярымга якын кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG