Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике телле афишалар: файдасы һәм зыяны


Артист халкы арзанрак булсын дип афишаларын күп итеп һәм бер-ике елга җитәрлек бастырып куя. Ике телдә басарга кушсалар, татар артисты барыбер үз җаен табар, диючеләр дә бар.

Наил Алан. “Татарстанда дәүләт телләре һәм башка телләр” канунына үзгәрешләр керергә мөмкин. Дәүләт Шурасының алдагы сессияләренең берсендә депутатлар игълан, белдерү , ярлык, җыелыш беркетмәләрен ике телдә: урысча һәм татарча язу мәсьәләсен караячак.

Татарстанда Русиядәге татар халкына гына хезмәт итүче даирә бар. Ул - татар җырчылары. Әгәр канунга үзгәрешләр керә икән, аларга үзләренең афишаларын ике телдә язарга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр. Кирәкме бу? Бу хәл татар телен кысуның тагы бер юлы түгелме?

Әнә шул мәсьәләләр турында сөйләшү өчен түгәрәк өстәлгә җырчылар Илсөя Бәдретдинова, Фердинант Сәләхов; язучы, продюсер Илфакъ Шиһапов; автор-башкаручы, продюсер Илназ Сафиуллинны чакырдык.

Илфакъ Шиһапов.
Әгәр дә, бу бар афишаларга кагыла икән, әлбәттә, татарлар өчен тагын бер тамчы файда булачак. Казанның теләсә кайсы афишалар ябыштырыла торган почмакларына карасаң, июнь-июль айларында бер татар концерты да булмады. Бары тик урыс телле концертлар турында гына игъланнар эленде.

Спиваков килгәнен “Спиваков килә” дип язып куялар икән, татарга кызык булыр иде. Татар җырчыларына файдасы, я булмаса зыяны булыр дип уйламыйбыз. Зыяны, бәлки күбрәктер. Афишада урысча язудан гына нәрсәдер үзгәрер дип уйламыйм.

Наил Алан.
Мәскәү җырчылары – алар бит Мәскәү җырчылары. Алар афишаларны Мәскәүдән үк җибәрергә мөмкин. Бу бит Татарстанның үз эчендәге хәлләр, монда - Татарстанда басылган афишалар турында сүз барырга да мөмкин.

Илсөя Бәдретдинова. Бу хакта алдан ук сөйләү дөрес тә түгелдер, бәлки. Нечкәлекләрен белергә иде.
Илназ Сафиуллин


Илназ Сафиуллин. Шәхсән мин үзем афишаларны ике телдә язу белән риза түгел. Афишаларны дизайнерлар эшли бит. Афиша мәгълүматны җиткерергә тиеш. Ә мәгълүмат матур, ачык, аңлаешлы булырга тиеш. Күп текст булса, ул кешегә аңлашылмый һәм ул аны туктап, ярты сәгать укып тормый. Минемчә, әгәр артист тели икән, ул ике телдә аерым-аерым бастырырга мөмкин.

Илфакъ Шиһапов. Безнең татар ул якка бик акыллы. Әйтик, ике телдә дигән канун чыгардылар ди. Илназ Сафиуллин концертларына афиша бастырыла. Анда “Концерт”, “Илназ Сафиуллин” дип язылган һәм датасы куелган. Илназ Сафиуллин исеменә бер генә татар хәрефе дә кермәгән. Илназ: “Мин ике телдә яздым”, дип күкрәк кагып әйтә ала.

Наил Алан. Нәкъ шул ук вакытта Илсөя Бәдертдиновага нишләргә?

Илсөя Бәдретдинова.
Инде без болай да кайвакыт Ильсия Бадретдинова дип язабыз.

Наил Алан.
Ике телдә язуны, гомумән, татар халкы ничек кабул итәр?

Илназ Сафиуллин.
Белмим, ничек кабул итәр. Минем өчен бик куанычлы күренеш булыр иде бу. Ләкин мин моның белән ризалашмас идем. Әгәр ике телдә, ике төрле афиша булса, бер үк сүрәт һәм текстлары да янәшә булырга тиеш түгел.

Мин сайтлар өлкәсендә эшләгәннән соң игътибар итә башладым. Үзем “tamasha.ru” дигән сайтны ачып җибәрдем. Баннерная реклама дигән нәрсә бар. Ул мәгълүмат җиткерергә тиеш. Мәсәлән, бер проектны ике телдә ясыйбыз икән, андый баннерлар күпкә мәгълүматирәк була. Алар күпкә уңышлы һәм матуррак та.

Фердинанд Сәләхов.
Мин татар публикасы өчен генә җырлыйм. Мин урысча җырламыйм. Җиде миллион дөньяга сибелгән татар барыбер татар концертын аңлый. Миңа ике тел кирәк түгел. Ә канун кертелсә, аңа каршы бер нәрсә дә эшли алмыйсың инде.

Илсөя Бәдретдинова.
Ә афишаларга килгәндә, бу җырчыларга тагын бер аерым эш өсти торган бер әйбер булачак.

Илфакъ Шиһапов. Җырчылар түгел, ә гади кешеләр күзлегеннән караганда, бу безнең депутатларның кычытмас җирен кашу дип уйлыйм. Чөнки моны аңлар өчен Бауман урамына керергә кирәк. Анда урысча, я булмаса татарча түгел, ә күп әйбер чит телдә язылган. Мин элмә такталар турында әйтәм. Бәлки, башта шулар өстендә эшләргәдер. Бөтен кунакларыбыз килә торган Бауман урамында “Чәй йорты”нан башка мин татарча язган сүз дә күргәнем юк. Анда русчасы да күп түгел. Нишләп аның турында кайгыртмыйлар икән?

Илназ Сафиуллин. Минемчә, элеге канун начар эшләячәк. Эшләсә дә, аны канунны үтим дип, патриот кешеләр генә башкарачак. Дәүләт тарафыннан ниндидер тагын бер өстәмә бүлек ачылып, кисәтеп торучы ниндидер кешеләр барлыкка килер. Шундыйрак кагыйдә дә булырга мөмкин: кеше афишаның макетын эшли, алып килә, күрсәтә. Анда төзәтә башлыйлар.

Без бит күп милләтле республика. Төрле чаралар уза. Бер генә бүлек булырга тиеш. Ул да буса, афишада язылган сүзләрең теге, яки боларны рәнҗетмәвен тикшерүче.

Илфакъ Шиһапов. Мисал артыннан ерак йөрергә кирәк түгел. Башкортстанның Дүртөйле районында Аксуяр дигән татар авылы бар. Аксуярның исемен башкортларда “с” хәрефе булмау сәбәпле аны башкортча “һ” белән язганнар иде. Ә урыслар автомат рәвештә, урысларда “һ” хәрефе булмау сәбәпле, безнең “с” урынына урыс “х”сы белән язгач, кызык сүз килеп чыгып бер ел чамасы эленеп торды. Аны фотоларга төшереп, интернетка да элделәр.

Наил Алан. Һәрбер авылның үзенең милләтпәрвәрләре бар. Илсөя Бәдертдинова “поет Ильсия Бадретдинова” дигән үз афишасын элеп куйса һәм аны сине яратып тыңлый торган милләтпәрвәр укыса, ул вакытта сине кем дип кабул итәрләр?

Илсөя Бәдретдинова. Бу урысча җырлый башлаган микәнни, диячәкләр.

Илфак Шиһапов. Әйе, халык шулай уйларга да мөмкин.

Илназ Сафиуллин.
Минемчә, тамашачыны тәрбияләргә кирәк. Бу бик зур эш. Минемчә, афиша тулаем рус телендә язылган булса, бер начарлыгы да, репутацияне боза торган ягы юк.

Илсөя Бәдретдинова.
Тагы бер кызык ягы бар. Татарлар урысча аңлый, урысларның бик күбе татарча аңламый. Илсөя Бәдертдинова татарча концерт куя икән, урыс тамашачысы минем концертларыма егылып килер дип уйламыйм. Ә урысларга бәлки татарчага тәрҗемә итергә кирәктер. Мәсәлән, татарлар "SCORPIONS" килә” дип урысча язылган икән, татарлар аны укый. "SCORPIONS" хәтта урыс милләтеннән дә түгел, ләкин аны барыбер беләләр. Ә менә "SCORPIONS" үзенең өр-яңа программасын тәкъдим итә” дигән афишаларны Казанда элсәләр, кызык булыр иде.

Наил Алан.
Кызык күренеш булачак, ләкин ул бит Мәскәүдә бастырылган афишалар булачак.

Илфакъ Шиһапов. Бу афишаларны бастыру түгел, элү турында сүз бара. Типографияләргә кагыла торган әйбер түгелдер бу.

Фердинанд Сәләхов. Татар җырчылары урысларга кирәк түгел. Кирәк кеше аны болай да белә. Афиша – ул концертка чакыру. Урысча да элүне кирәк дип тапмыйм да. Афиша аша гына белдерү ул кеше концертка килә дигән сүз дә түгел. Минем өчен ул кирәк түгел.

Наил Алан. Әйтегез әле, кемгә кирәк соң бу канун?
Фердинанд Сәләхов


Фердинанд Сәләхов. Бәлки рус эстрадасына татарча чакыру кирәктер. Киркоровлар, мәсәлән, Казанга килеп, урысча афиша бастырып, татар һәм урыс аудиториясенә эшли торган кешеләр. Алар барлык милләтләргә дә эшлиләр. Ә мин бер милләткә генә эшлим. Канун керсә, чит төбәкләргә чыгып киткән вакытта минем концертыма рус, чуаш кешесе кереп утырмаячак.

Илназ Сафиуллин. Ике куянны берьюлы тотарга була. Мәсәлән, минем 27 октябрьдә Казанда беренче концертым. Ике куянны тотар өчен, мин афишаның өстендә биш сантиметрлы ак юл калдырып постер ясаттым. Ул постерны афиша буларак кына түгел, болай да таратып була. Ак өлешенә афиша итеп фломастер белән рәхәтләнеп язып та була.

Наил Алан. Сез әгәр дә "SCORPIONS" афишалары тәрҗемә ителсә, ул үзәнчәлеклерәк булачак дип әйтеп киттегез. Республикада ике дәүләт теле бит, без ике телне дә белергә тиеш.

Илфакъ Шиһапов. Анысы шулай. Хәзер Украина андый әйберләр белән шөгыльләнә. Урыс фильмнарын украинчага тәрҗемә иткәч, кызык-кызык әйберләр килеп чыга.

Әлегә сүз афишалар турында бара бит. Әгәр дә канун бөтен афишаларга да кагыла икән, әгәр дә безнең иң югары җитәкчеләр дә беренче татарча сөйләшә башлыйлар икән, ул бер әйбер. Ләкин бездә, әйтик, республика көне, башка Татарстанга кагылган бәйрәмнәрдә безнең зур җитәкчеләребез дә шатырдатып Башкортстан акценты белән урысча сөйли.

Әгәр алар татарча сөйләсә, ике айдан Татарстанда яши торган урыс, чуаш, марый, башка милләт җитәкчеләре чип-чиста татарча сөйли башлаячак. Чөнки бу чиновникларга яшәргә мөмкинлек бирә торган бердән-бер әйбер.

Илсөя Бәдертдинова. Эрерәк алырга кирәк, андый проблемалар бетмәгән бит. Бер мисал китерәм. Кибеткә керәм, исемен әйтмим, чөнки ул кибетләр Казанда бик зур урын алып торалар. Татар исемле бик зур кибетләр алар. Анда кассаларда минем татарча әйткәнемне аңламыйлар. Менә башта шуларны кайгыртсыннар иде.

Наил Алан. Моңа кадәр бөтен татар җырчыларының афишалары татарча гына басылды. Быелга кадәр чыгарылыш имтиханнарын татар мәктәпләрендә бары тик татар телендә генә бирделәр. Быел инде вәзгыять үзгәрде. Башка бик күп нәрсәләргә игътибар итсәк тә, әкрен-әкрен генә татар теле кысрыклана бара. Бүген без афишалар турында сөйләштек. Шуңа күрә, бу хәлне, бәлки, татар телен читләтүнең тагын бер юлы дип карарга кирәктер?

Илфакъ Шиһапов. Татар артисты, татар җыры, татар сәхнәсе бүген милләтне берләштерә торган бердән-бер әйбер. Татар артисты акча эзләп, аз булса да эшләп булмасмы дип, беркем барып җитмәгән җирләргә барып чыга, анда татарларны эзләп таба, шунда концерт куя. Урыс телле татарлар да килеп, татар сүзен тыңлый, татар мохитендә ике-өч сәгать кенә булса да яшәп кайта.

Фердинанд Сәләхов.
Башка кануннар эшләмәгән кебек, монсы да эшләмәскә мөмкин. Бездә конституцион, төп кануннар эшләми, алар кәгазьдә бар, гамәлдә юк.

Нишләп афишаларга каралган мәддәсе генә эшләсен? Беренчедән, шикләнәм. Икенчедән, безгә ике телле афишаларның кирәге юк. Һәр канун халыкка файда китерергә тиеш. Минем русча-татарча афишаның халыкка, кулланучыга нинди файдасы бар?
XS
SM
MD
LG