Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФШ нефть салымын тулысынча Мәскәүгә җибәрүне хуплады


Федерация Шурасы ( ФШ) табиги байлыкларны табудан алына торган салымын тулысынча Федераль бюджетка тапшыру турындагы канун өлгесен раслады. Бюджет Кодексында кертелгән төзәтмә нигезендә нефть чималын табу салымының 100% да Федераль Үзәккә җибәреләчәк.

Моңа кадәр әлеге салымның 5% төбәк казнасына тапшырыла иде. Русиядә андый төбәкләр саны 32 җитә. Алар арасында Татарстан да бар. Татарстан шушы канун аркасында 3 миллиард сум югалатчак.

Керемнәрне югалткан өчен Федераль Үзәк компенсация бирергә вәгъдә итә. Әмма Мәскәү киләсе елда җибәрелгән акчаларның 60% гына кире кайтарачак.
XS
SM
MD
LG