Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ураза гаете Ижау мөселманнарын җыйды


Бергәләп гает намазын укыгач, хөтбә тыңлады. Дин кардәшләребез рухына багышлап Коръән укып, дога кылды җыелган халык. Гаеткә гадәттәгедән кеше күп килгән иде.

Мәчетләрдә кешеләрнең күп булуын соңгы елларда дингә тартылучылар сафы артуы булса, икенчедән, ураза гаетенең якшәмбегә туры килүе дә сәбәп булды, дип билгеләп үтте Удмуртия диния назәрәте рәисе, мөфти Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин. Удмуртиядә әлегә мөселманнарга гает көннәрендә ял итәргә рөхсәт юк.

Иртәнге намаздан соң Фаиз хәзрәт Ижау Җәмигъ мәчетенә җыелган халыкка вәгазь сөйләде. Аның төп фикере – мөселманнар рамазан аенда гына түгел, һәрвакыт дини йолаларны үтәп яшәргә тиеш. Шулай ук тормышта, көнкүрештә дә ислам диненең тәкъдимнәрен үтәргә кирәклегенә басым ясады хәзрәт. Иң беренче чиратта - гаиләдә игътибарлы ир, кайгыртучан әти булу – моны ислам дине таләп итә диде хәзрәт.

Шулай ук өлкәннәргә мәрхәмәтле булу, тирә-күршеләр белән яхшы мөгамәләдә яшәү, үз сүзеңә тугры калу һәм башкалар турында Фаиз хәзрәт кеше күңеленә үтеп керерлек итеп сөйләде. Соңрак дин кардәшләребез белән аралашу вакытында Фаиз хәзрәтнең вәгазендә яңгыраган фикерләрне кабатлап әйтүчеләр күп булды.

Быелгы рамазан аеның үзенчәлекләре хакында Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт ярдәм мохтаҗ кешеләр гает намазыннан белән рухи азык кына туплап китмәде, аларга Ижау җәмигъ мәчете каршында оешкан “Зәкәт” фонды әзерләгән ашамлыкларны да өләштеләр.

“Зәкәт” фонды дүшәмбе һәм сишәмбедә ирегеннән азат ителгән мөселманнар янына берничә колониягә барырга ниятләре хакында җиткерде. Сүз Удмуртия мөфтие ярдәмчесе Нәфис Ихсановка.

Гомумән, дин кардәшләребез рамазан аенда ураза тотып, тәрәвих намазларын җәмәгать белән бергәләп мәчетләрдә укый алуларыннан канәгать.

Яшьрәк дин кардәшләребез рамазан аеның соңгы берничә тәүлеген Татарстан шәһәрләре мәчетләрендә уздырган. Аннан балаларга әзерләнгән бүләк әрҗәләрен алып кайткан. Матур тышлы – мәчет рәсеме, гарәп хәрефләре белән язылган сүзләр игътибарны җәлеп итә. Бу алымны мөселманнар киләсе бәйрәмнәрдә үзләре дә кайгыртырга ниятли.

Фаиз хәзрәт тә, баларны дини рухта тәрбияләү өчен олы бәйрәмнәребез уңаеннан бүләкләр тапшырырга чакырды. “Балалар шушындый бүләкләрне Кыш бабайдан түгел, ә әти-әниләреннән гает көннәрендә алсын иде”, диде.
XS
SM
MD
LG