Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 12:57

Тарихны сәясәтләштерү гадәткә әйләнә бара. Бүгенге көндә тарих фәнен ничек укытырга? Укытучыларга нәрсәгә нигезләнергә?

Казанга республиканың тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары форумга җыелды. Бу 28 октябрь көнне мәктәпләрдә үтәчәк “Кануннар кайда барлыкка килә” дигән парламент дәресенә әзерлек буларак уздырылды.

Ни өчен нәкъ тарих һәм җәмгыять белеменә басым ясалган дигәндә, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин әйтүенчә, әлеге фәннәр бүгенге көндә укучының гомуми карашын формалаштыра.

Идеология үзгәргән саен, бу беренче чиратта тарих дәресендә чагылыш таба. Шуңадыр, Татарстан парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге көндә әлеге фәнне укыту катлаулы булуын әйтте һәм укытучыларга зур бурычларын йөкләнүенә басым ясады.

Аның сүзләренчә, математика һәм химия укыту җиңелерәктер. Чөнки анда үзгәрешләр кермәде. Әмма тарих фәненә килгәндә, идеология үзгәреп тору сәбәпле, иң катлаулы вазыйфа шул фәнне бирүче укытучы җилкәсенә төшә.

“Тарихи вакыйгалар бүген сәясәтләштерелә. Мисал өчен шул ук Сталинны берәүләр диктатор, ә икенчеләр – каһарман, ди. Фикерләр төрлелеге тарихны укытуны тагын да авырайта”, ди ул.

Соңгы вакытта тарихны бозып күрсәтү өлкәсенә аеруча да игътибар артты. Хәтта моны күзәтү өчен махсус комиссия дә төзелде. Җыенда әйтелгәнчә, хәзер икенче дөнья сугышы турында төрле бәхәсләр туды. Парламент рәисе урынбасары Римма Ратникова сүзләренчә, бу уңайдан декабрьдә зур конференция уздыру күздә тотыла.

Мостафин белдерүенчә, тарих укытучысы вакыйгаларга төрле яклап карамаса аның укучыларга биргән белеме сорау тудырачак.

Әлбәттә, тарихны төрлечә кабул итүдә дәреслекләр бик мөһим урынны алып тора. Министр урынбасары сүзләренә караганда, кайбер тарихи вакыйгаларга Татарстан үз дәгъваларын белдергәч, аларга төзәтмәләр кертелгән.

Илсөя Фокеева
Татарстан мәгариф үсеше институты хезмәткәре Илсөя Фокеева әйтүенчә, тарихи вакыйгаларны аңлатута бердәмлек булмау иң зур проблемаларның берсе. Моннан тыш ул тарих дәресен укытуга вакытның кыскаруына да борчылу белдерде.

“Фәнне укыту эчтәлегенә кайбер үзгәрешләр керде. Чөнки фәндә яңа исемнәр, яңа чыганаклар, яңа шәхесләр барлыкка килде”, ди ул.

Тарих дәреслекләренең төрле булуы татарларда да чагылыш тапты. Татарларны кеше ашаучы дип тасвирлаган тарих дәреслеге шактый шау-шу тудырган иде.

Фокеева сүзләренчә, ул дәреслек нигезендә Татарстанда укучылар укытылмаган.

“Дәреслек сайлаган чагында без укытучыларны чакырып бергә фикер алышабыз. Аларның тәкъдимнәре искә алынганнан соң гына, дәреслеккә заказ бирелә”, диде ул.

Җыелышта үзебезнең традицияләргә күбрәк игътибар итәргә кирәклеге әйтелде.

“2010 елны – ТАССРның барлыкка килүенең 90 еллыгын билгеләп узачакбыз. Ул тарих дәресендә мөһим бер урынны табарга тиеш”, диде Мөхәммәтшин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG