Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Түгәрәк уен” Төмәндә үтә


Төмән өлкәсе фольклорчылары
Төмән өлкәсе фольклорчылары

Бөтенрусия татар фольклоры фестиваленә төрле төбәкләрдән 400-ләп башкаручы киләчәк. Себер татарларының фольклор бәйрәме үзләрендә ел да үтеп торырыга тиеш, ди Җәүһәрова.

Оештыручылар сүзләренә караганда, 27 сентябрь көнне Төмән шәһәренең үзәгендәге иң зур мәйдан татар җырлары, биюләре, уенчылары белән шау-гөр килеп торачак. Русиянең төрле төбәкләреннән җыелган фольклор төркемнәре монда төрле уеннар оештырачак. Кичен исә Төмән драма театры бинасында иң яхшы дип табылган ансамбльләргә, аерым башкаручыларга бүләкләр тапшырылыр дип көтелә. Фольклорчылар үз осталыкларын да күрсәтәчәк.

Узган елгы фестивальдән күренеш
Аңа кадәр әле 3 көн дәвамында фольклорчылар мәртәбәле бәяләүчеләргә үз төбәкләренә, үз этник төркемнәренә генә хас булган халык иҗаты үрнәкләрен күрсәтәчәк. Шулай ук Тобол һәм Ялутор шәһәрләре һәм шул тирәләрдә яшәүче себер татарлары да “Түгәрәк уен”га кушылачак. Бу калаларда да иҗат төркемнәренең чыгышлары каралаган.

“Фестивальнең зур максаты – төрле этник төркемнәребезне кавыштыру. Һәрберебезнең күп төрле һәм шул ук вакытта уртак нигезле, мираслы икәнебезне дәлилләү.

Һәр этник төркем, ул безнең себер татарлары, әстерхан татарлары, мишәрләр, я төрле төбәкләргә сибелгән казан татарлары булсын, шуларның һәрберсенә генә хас фольклор үзенчәлекләре бар. Бу үзенчәлекне Казаннан торып кына саклап булмый. Быел без себердә үткәрәбез икән, димәк, зур хыялыбыз һәм иң төп максатларыбызның тагын берсе – себердә себер татарлары фольклор фестивале калырга тиеш”, ди Татарстан мәдәният министрлыгының Татар фольклоры үзәге мөдире Фәнзилә Җәүһәрова.


Киләчәктә оештыручылар һәр төбәкнең үз фольклор фестивале булып анда җиңүчеләр Бөтенрусия чарасына җыелыр дигән уй һәм теләк белән яши.

“Күп төрле, күп бизәкле милләтебез булып формалашкан татар халкының нигез ташларын барлап, шуның нәтиҗәсендә профессиональ сәнгатьне үстреүгә мөмкинлек бирү. Фольклор фестивальләрендә табылган үзенчәлекле җырларны профессиональ артистлар репертуарында күрербез дип өметләнәбез”, ди Җәүһәрова.

Төмәндә узачак фестивальдә дә “Сорнай” төркеме, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, башка иҗат төркемнәре, журналистлар һәм фольклор белгечләре катнашачак. Төмән өлкәсе татар конгрессы вәкилләре шушы чара вакытында Татарстан һәм Төмән арасындагы мәдәни багланышлар да ныгып калыр дип өметләнә.

Беренче фольклор фестивале узган елның көзендә Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районында үткән иде. Бу чарадан соң һәр төбәк үзенең нечкәлекләренә, үзенчәлекләренә, үзләрендә генә булган җыр-биюләргә күбрәк игътибар итә башлады, ди Җәүһәрова.

Төмән өлкәсендәге чараны Татарстан мәдәният министрлыгы, Төмән өлкәсе хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татар фольклор үзәге, Төмән өлкәсе татарлары конгрессы үткәрә.
XS
SM
MD
LG