Accessibility links

Татарстаннар Сочидан акча белән кайтты


“Кама аланы” проектына Русиянең инвестиция фонды бюджетыннан 500 миллион сум акча бүленеп биреләчәк.

“Сочи - 2009” VIII халыкара инвестиция форумында Татарстан өчен файдалы килешүләр дә имзаланды. Аларның берсе - “Кама аланы” индустрия паркына кагыла. Форум барышында Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән Русиянең төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргин килешү имзалады. Аның нигезендә “Кама аланы” проектына Русиянең инвестиция фонды бюджетыннан 500 миллион сум акча бүленеп биреләчәк.

Басаргин сүзләренчә, бу әле беренче генә очрак. Моннан соң башка шәһәрләргә дә шундый ярдәм күрсәтеләчәк. Министр әлеге килешүнең икътисади гына түгел, ә социаль файдасы турында да әйтә. Чөнки Кама аланының күпчелек халкы әлеге индустрия паркында эшләячәк, ди ул.

Рөстәм Миңнеханов исә, Русия хөкүмәте вәкилләрен Татарстанда кече һәм урта бизнесның үсеше белән таныштырган. Аның сүзләренчә, бүген күп кенә ширкәтләр “КИТ-мастер”, “Идея” технопарклары, “Химград” җирләрендә эшли.

Премьер-министр сүзләренчә, бүген Татарстан җитәкчелеген борчыган төп мәсьәлә – республикада эшсезләрнең артуы. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, ел ахырына кадәр аларның саны 70 мең булачак. Шуңа күрә дә Кама аланы индустриаль паркында эш урыннарын булдыру бик зур социаль-икътисади файда китерә, ди Миңнеханов.

Әлегә “Кама аланы” паркында 280 кеше эшли. Якын арада янә 120 урын булдырылачак. Киләчәктә исә паркта 2000 кеше эшләр дип көтелә.

Хөкүмәт җитәкчесе сүзләренчә, “Кама аланы”ның төп инвесторы “Түбәнкаманефтехим”. 2009 елда парк төзелешенә 1,7 миллиард сум кертеләчәк. Бу акчаларның яртысы “Түбәнкаманефтехим”, калган өлеше Русия инвестиция фонды һәм Татарстан бюджеты хисабына капланачак.

Билгеле булганча, республикада алып барылган инновация эшчәнлеге кысаларында эшсезлек иң югары дәрәҗәдә булган Кама аланында индустрия паркы булдырылачак. Төп максат - әлеге бүлгедә кешеләрне эш белән тәэмин итү. Әлеге индустрия паркында Түбән Камада эшләнгән пластмасс, полистирол, полиэтилен эшкәртеләчәк, дип көтелә.

Русиянең төбәкләр үсеше министрлыгы белән беррәттән, Сочида Татарстан хөкүмәте Волгоград өлкәсе һәм “Альстом Холдинг” француз ширкәте белән килешүләр имзалаган.

Билгеле булганча, форумда татарстаннар “Электрон Татарстан” һәм Татарстанның электрон сәүдә мәйданы проектларын тәкъдим иткән.
XS
SM
MD
LG