Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Чаллы яшьләре” газеты чыгудан тукталды


Чаллыда чыга торган “Безнең юл” һәм “Чаллы яшьләре” газетыннан да экстремистик рух эзләү башланган иде һәм ул дәвам итә. Нәтиҗәдә “Чаллы яшьләре” газеты хәзер басылмый.

Беренче чиратта шул вәзгыятьне искә төшерергә кирәк. “Чаллы яшьләре” газеты Милли Мәҗлес утырышы карарларын, мөрәҗәгатьләрен бастырып чыгарды. Шуның өчен “Безнең юл” һәм “Чаллы яшьләре” газетлары мөхәррире Дамир Шәйхетдингә карата “экстремистик материалларны тараткан өчен” җинаять эше ачылган иде.

Чаллы прокуроры Алексндр Евграфов башта Дамир Шәйхетдингә карата җинаять эше ача, аннан соң шушы газетлар эшчәнлеге уңаеннан аңа кисәтү ясый. Прокурорның “Безнең юл” газетына булган кисәтүен Дамир Шәйхетдин мәхкәмәгә бирә һәм анда җиңүгә ирешә.

“Чаллы яшьләре” газетына булган кисәтү уңаеннан узган мәхкәмәнең беренче өлешендә Дамир Шәйхетдин чыгарган газет экстремистик рухта дип таныла. Мәхкәмә эше әле бетмәгән. Шулай да “Чаллы яшьләре” газеты чыгудан туктады, хәтта аны ябылган дигән сүзләр дә йөри.
Дамир Шәйхетдин


“4 июньдә прокурор Евграфов “Безнең юл” һәм “Чаллы яшьләре”нә кисәтү чыгарды. “Безнең юл” газеты буенча эшләрне оттым. Икенче этап “Чаллы яшьләре” газеты белән бәйле. Бу газет буенча шәһәр мәхкәмәсе эшне карады. “Безнең юл” газеты эшен караган казыйны алыштырганнар булып чыкты. Казый прокурорның газетка булган кисәтүен хаклы дип тапты. Татарстан мәхкәмәсе бу эшне кабат карау өчен кире Чаллыга җибәрде. Эш дәвам итә.

"Газет ябылмады. Мөхәррир буларак шуны әйтәм, безнең 2009 елның 6 аена куелган бурыч үтәлде, канун буенча газетны чыгардык. Әмма мәхкәмә эшләре безгә зур авырлык тудырды. Хәзер кризис, безгә матди авырлыклар өстәлде. Шуңа ярты елга газет чыгаруны туктатырга мәҗбүр булдык. Алга таба чыгар, мәхкәмә авырлыклары бетсен. Бу очракта сәяси басым булуын да әйтеп була. Ул – бар”, диде журналист Дамир Шәйхетдин.

Яшьләрне сәяси, милли рухта тәрбияләү бурычын үз өстенә алган “Чаллы яшьләре” газеты инде 3 ай нәшер ителми. Исемнәрен атамауны сораган милли хәрәкәт вәкилләренең кайберләре мондый фикердә:

“Бүгенге хакимият заманында чыгудан туктап калган “Чаллы яшьләре” газетын торгызу бик кыен булачак. Бәлки, бу - тормышка ашмаслык эштер”, дип бәяләделәр. Дамир Шәйхетдин газетның чыгудан туктап торуын матди сәбәпләр белән аңлата. Шул ук вакытта сәяси басымны да инкарь итми.
XS
SM
MD
LG