Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истәлекләр җимерелә


“Җәбраил-хаҗи” мәчете
“Җәбраил-хаҗи” мәчете

Гудерместа “Җәбраил-хаҗи” мәчетен җимерәләр. 2003 елда үтерелгән Җәбраил Ямадаев истәлегенә салынган мәчетне хакимиятләр яраксыз, дип тапты. Ямадаевлар президент Кадыйров моны үч итеп эшли, ди.

Мәчетне җимерү карарын Чечня хөкүмәте комиссиясе кабул иткән. Дин йорты җомга көнне ябылды. Шимбә аны җимерү эшләре башланды.

“Мәчетне салганда архитектура һәм төзелеш хаталары ясалган. Түшәмне тоткан матча җимерелеп мөселманнар өстенә төшү куркынычы бар. Кышын күпме кар явачагын белмибез, түбә чыдамаска мөмкин”, дип белдерде комиссия башлыгы Альви Кәримов.

Мәчет “кечерәйгән”


“Мәчет Гудермес кебек тиз усә торган кала мөселманнарына җитми” башлаган , шуңа аны җимереп яңасын төзү карары кабул ителгән.

“Җәбраил-хаҗи” мәчете 2005 җәендә төзелгән. Мәрмәр диварлы биш манаралы мәчетнең мәйданы 2.5 мең квадрат метр. Манараларның дүртесе биналарның почмакларында булса, бишенчесе, 53 метр биеклеге булган манарасы мәчет үзәгеннән калкып тора.

Иса Ямадаев сүзләренә караганда, аның гаиләсе бу мәчет төзелешенә 5 миллион доллар акча биргән. Анда бер юлы 5 меңләп кеше намаз кыла алган. 2008 елга кадәр “Җәбраил-хаҗи” мәчете Русия һәм Европада иң зур мәчет саналган. 2008 елда исә тагын да зуррак Әхмәт Кадыйров исемендәге мәчет Грозныйда ачылган.

Ямадаевлар белән Кадыйровлар 90нчы еллар азагына кадәр дус булган. Әхмәт Кадыйров үлеменнән соң аралар суынган. 2008 елның язында бертуган Ямадаевларның иң кечкенәсе, Бәдретдин һәм аның тән сакчылары машиналары Чечня президенты машиналарына юл бирмәгәч ике нәсел арасында дошманлык башланды.

2008 елның сентябрендә Мәскәүдә Ямадаевларны иң олысы, Дәүләт Думасы депутаты Руслан Ямадаев үтерелде.

“Көнчыгыш" батальонын 2003-2008 елларда җитәкләгән Кадыйровның көндәше Сулим Ямадаевка быел 28 мартта Дубайда һөҗүм ителде.

“Хакимиятләр Ямадаевлар турында булган барлык истәлекне юк итергә тырыша. Әмма мәчет җимерүнең нәтиҗәсе нәкъ киресе булачак. Мәчетне юк итү, Ямадаевлар белән кызыксынуны арттырачак”, ди Карнеги үзәгенең Кавказ белгече Алексей Малащенко.

Дин әһелләренең бу мәсьәләгә карашы гади.

“Пәйгамбәребез мәчет тарткалаш сәбәбенә әйләнә икән - аны җимерергә кушкан. Ислам тарихында мондый хәлләр булганы бар”, дип әйтте Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин.
XS
SM
MD
LG