Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:37

АКШ президенты Барак Обама ракета калканы планын үзгәртү карары – Русиягә ясалган ташлама түгел, диде. Шул ук вакытта ул Мәскәү бу карардан соң тынычланыр дип өметләнә.

Узган чәршәмбе американ президенты Барак Обама күп бәхәсләр уяткан Европада ракета калканын урнаштыру планын үзгәртү карарын игълан иткән иде. Якшәмбедә CBS каналына әңгәмәсендә ул бу адымына аңлатма бирде.

Элекке президент Джордж Буш идарәсе тәкъдим иткән, Чехия белән Польшада урнаштырыласы ул калканга Мәскәү кискен рәвештә каршы чыккан иде.

Обама үзенең шушы калкан планын үзгәртү карарын Кремльгә ясалган ташлама дип кабул итмәскә чакырды. Берүк вакытта ул Мәскәү хәзер бераз тынычланыр дигән өметен әйтте:

– Минем максатым русиялеләр белән сатулашу түгел. Безнең саклану сәясәтен алар билгеләми. Америка халкын, Европадагы хәрбиләребезне һәм беректәш илләрне ничек сакларга икәнен без үзебез хәл итәбез. Әгәр инде бер уңайдан русиялеләр дә тынычлана икән, һәм дә Иранның атом-ракета програмы мәсьәләсендә безнең белән тыгызрак эшли башлый икән – бу өстәмә бүләк дигән сүз.

"Заманчарак һәм арзанрак"

Русия рәсмиләре Обаманың ракета калканы планын үзгәртү карарына хуплау белдерде. Бу уңайдан, Обама шушы карары белән Мәскәүне Иран мәсьәләсендә күндерергә теләми микән дигән фикерләр әйтелде.

Көнбатыш Тәһран атом коралы ясарга җыена дип борчыла. Тәһранга БМОның өстәмә чикләүләрен кертү тәкъдименә Мәскәү моңарчы гел каршы чыгып килде.

АКШ һәм Русия президентлары шушы атнада Нью-Йоркта Берләшкән Милләтләрнең гомум мәҗлесе кысаларында очрашырга тиеш. Иран мәсьәләсе дә, Американың яңа саклану планы да бу очрашуда күтәрелер дип көтелә.

CBS каналына биргән әңгәмәсендә Обама сүз ракета калканыннан баш тарту турында бармый дип аңлатты:

– Без ракета калканын гамәлдән чыгармыйбыз. Сүз Иран янауларына төгәлрәк җавап биргән, заманча, арзанрак систем булдыру турында бара.

"Көчлерәк һәм акыллырак"

Чехия белән Польшада ракета калканын урнаштыру планын 2006 елда саклану министры Роберт Гейтс күтәреп чыккан иде. Дүшәмбедә International Herlad Tribune басмасында аның мәкаләсе дөнья күрде. Бу язмада ул элекке планнан баш тарту сәбәпләрен һәм яңа системның нинди булачагын аңлата.

Гейтс сүзләренчә, элекке калкан 2015 елга дип планланган булган, ләкин Чехия белән Польшаның раслау эшләрен ике елга сузулары аркасында бу калкан иң тизе 2017 елга гына өлгерәсе булган.

Яңа систем төрле урыннарда – суда, җирдә, һавада урнашкан сенсорлар һәм ракеталар челтәреннән гыйбәрәт булачак. Аның бер өлеше инде 2011 елга ук әзер була һәм Иранның кыска һәм урта ара ракеталарыннан сакланырга мөмкинлек бирәчәк. Алга таба системны тагы да үстерү күздә тотыла.

Кушма Штатлар дәүләт секретаре Һиллари Клинтон бу яңа системны “көчлерәк һәм акыллырак” дип атады. Financial Times газетында басылган мәкаләдә ул без беректәш илләрдән читләшмибез, киресенчә, алар белән тагы да ныграк хезмәттәшлек итәчәкбез, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG