Accessibility links

Кайнар хәбәр

Диләрә кастинг аша үтеп танылу ала


26 сентябрьдә “Барс-Медиа” продюсерлык үзәге кастинг уздыра. Әлеге конкурста җиңү яулаган Диләрә Илалетдинова “Кызган таба”да кунак булды.

Җырчы һәм юмор остасы булырга теләүчеләр сәләтләрен Казан дәүләт университетының концерт залында күрсәтергә тиеш була ди. Конкурсантлардан бер халык һәм бер эстрада җырын башкару сорала. 600-гә якын кеше катнашыр дип көтелгән кастинг турында без “Барс-Медиа” ширкәтенең яшь вәкилләре аша тулырак белергә булдык. “Кызган таба”ның кунаклары “Барс-Медиа”ның матбугат үзәге хезмәткәре Айгөл Шәвәлиева һәм кастингта җиңеп “Татар җыры” фестивалендә катнашкан яшь җырчы Диләрә Илалетдинова.

Рөстәм Исхакый. Айгөл, узган елларда “Йолдызлар фабрика”сы дип шаулый идегез, быел гади конкурс кына була түгелме?


Айгөл Шәвәлиева.
Гади дип әйтмәс идем, чөнки ниятләр җитди. Соңгы елларда проектта катнашучыларның саны нык артты, 500-600 кешегә җитте. Кастингта Татарстаннан гына түгел Русиянең башка төбәкләреннән дә киләләр. Әйе, чыннан да элек “Йолдызлар фабрикасы” рәвешендә үтә иде, быел кастинг формасын алды. Шуңа бәйле рәвештә “Татар җыры” кысаларында концерт булмаячак. Ләкин җырларны яздыру, клип төшерү, продюсерлык үзәге белән килешү төзү мөмкин булачак.

Рөстәм Исхакый. Сайлап алучылар нинди сыйфатларга игътибар итәчәк?

Айгөл Шәвәлиева. Беренче чиратта тавыш мөмкинлеге. Катнашучы музыкасыз бер халык һәм көй белән эстрада җырын башкарырга тиеш була. Сәхнәдә үз-үзен тотышы да мөһим һәм әлбәттә инде ул моңа кадәр булган җырчыларны кабатларга тиеш түгел. Чөнки узган конкурсларда бу күренеш нык борчыды, Салават, Айдар Галимов, Ландыш, Иркә, Гүзәл Уразова образлары, җырлары күп кабатланды. Шулай ук тышкы кыяфәтләренә дә игътибар итсеннәр иде, сәхнәгә менү ул зур җаваплылык сорый.

Рөстәм Исхакый. Диләрә син бу сүзләр белән килешәсеңме, син ике тапкыр конкурста катнашканың. Ниләр кирәк анда җиңәр өчен?

Диләрә Илалетдинова.
Айгөл төп кирәкле сыйфатларны әйтеп үтте, мин болар белән килешәм. Үземә килгәндә, 2004 елда финалга кадәр уздым, ләкин нык авырып китү сәбәпле Казанда үткән соңгы сайлап алу чыгышында катнаша алмадым. Шулай итеп мин ул елны конкурстан төшеп калдым. 2006 елда янәдән үземне сынап карарга булдым, кастинг аша үттем һәм уңыш елмайды дип әйтә алам.

Рөстәм Исхакый. “Йолдыз”булганчы җырлый идеңме?

Диләрә Илалетдинова. Балалар бакчасында йөргәндә, 4 яшьлек вакытта ук җырлый идең, ди әти-әни. Тик татарча түгел, рус җырларын башкарганмын.

Рөстәм Исхакый. Бу вакыйгалар кайда бара, кайсы район кызы син?

Диләрә Илалетдинова. Мин үзем Әлмәттән.

Рөстәм Исхакый. “Йолдызлар фабрикасы” турында каян белдең?

Диләрә Илалетдинова. “Юлдаш” газетасыннан. Беренче уйлар томанлы иде, конкурсның җитдилегенә шикләнеп карадым, ләкин катнашып карарга булдым.

Рөстәм Исхакый. Бүгенге көндә, менә минеке бу, эшлибез бит дип нәрсәләрне мисал итә әйтә аласың?

Диләрә Илалетдинова. Бер клип төшерелде, 6 җыр бар һәм 6 җыр яздыруны көтә.Радио-телевидение аша алар халыкка җиткерелде. Күп җырларым лирик рухта, продюссерым Фәрит Таишев та кайчандыр лирик җырчы буласың дип әйткән иде. Җырларымда мәхәббәт, тормыш-яшәеш темалары күтәрелә. Мин дөбер-шатр көйләргә бөтенләй җырламыйм, җырның сүзләренә нык игътибар итәм, мәгънәле булсын дип тырышам.

Рөстәм Исхакый. Син бит әле студент кыз, укуың да сәнгать белән бәйле түгелме?


Диләрә Илалетдинова. Юк, бөтенләй башка өлкә. Казан дәүләт химия-технология университетының икътисад һәм идарә бүлегенең 4 курсында укыйм.

Рөстәм Исхакый. Янәдән кастингка әйләнеп кайтсак, син катнашкан елларны егетләр күбрәк идеме, кызлармы ?

Диләрә Илалетдинова.
Мин аларны санамадым инде, малайлар да кызлар да бар иде. Яшь буенча чикләү булса да өлкән яшьтәге апаларның да катнашканын беләм.

Рөстәм Исхакый. Конкурс турында тагын ниләр истә калды соң, шул кадәр кеше күп булгач чират булгандыр инде?

Диләрә Илалетдинова. Соңгы катнашканымда, кастинг Ленин исемендәге мәдәният сараенда булды, иртән барып кичке тугызда җырлап кайтканым хәтердә. Катнашучылар күпме булуын шуннан аңлыйсыздыр.

Рөстәм Исхакый. Җырларың яңгырый, клип күрсәтелә, халык урамда таныймы соң үзеңне?:)

Диләрә Илалетдинова. “Кара, кара!” дип бармак төртеп киткән очраклар бар.:) Мин гадәттә үземнең җырчы икәнемне онытам, соңыннан гына, “әәә, шунда күргәннәрдер инде”, дип үз юлым белән баруымны дәвам итәм.

Рөстәм Исхакый. Айгөл, кастингта катнашучыларны быел кемнәр сайлый?

Айгөл Шәвәлиева. Жюрида “Барс-Медиа” продюссерлык үзәгенең директоры Радик Артемьев, генераль продюсер Голнара Абаева, “Юмор-шоу” проекты җитәкчесе Фәрит Галиев һәм башка музыка белгечләре булыр дип көтелә.

Рөстәм Исхакый.
Кастингта җиңүче Диләрәнең алга таба планнары нинди икән?

Диләрә Илалетдинова. Җырлар җыентыгы чыгарырга җыенам.
XS
SM
MD
LG