Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:27

Оренбур татар дәүләт драма театры 20-нче рамазан концертын үз бинасында беренче тапкыр үткәрде. Театр фойесында Оренбурда татар театрына нигез салучы Ильяс Кудашев-Ашказарский сыны да урнаштырылды.

20 ел эшләү дәверендә М. Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры 20-нче рамазан концертын беренче тапкыр үз бинасында үткәрде. Моңа кадәр рамазан концертлары шәһәрнең төрле театр залларында үтеп килде. Бу юлы концерт алдыннан тантана да үтте.

Изге кешегә изге көндә сын ачу вакыйгасы булды бу. 1905 елда Оренбурда татар театрына нигез салучы Ильяс Кудашев-Ашказарскийның сынын театр фойесында тантаналы рәвештә ачтылыр. Яңа театрда урнаштырылган беренче сын булды, ләкин соңгысы булмас, диде театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев.

Әлеге сын моңа кадәр Казанның Г.Камал театры фойесын бизәп торды. Узган җәй башында, төрки театрлар фестивале вакытында, Камал театры фойесында Ашказарскийга яңадан бронзадан эшләнгән сын куелды. Элек эшләнгән Ашказарскийның сынын Татарстанның мәдәният министры һәм Камал театры Оренбур театрына бүләк итте. Әлеге сын авторы – сынчы Кадим Җәмид. Ул үзе Оренбурга килеп Ашказарскийнын сынын урнаштырып куйды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG