Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:37

Казанда полиграфологларның халыкара фәнни-практик җыены уза. Анда Русия белгечләре белән берлектә чит ил вәкилләре дә катнаша. Ялганны ачыклау җайланмалары турында Татарстанда сөйләшүнең сере нидә?!

Ялганны ачыклау техникасын көн-күрештә куллану бигрәк тә Мәскәүдә популяр икән. Гадәттә банкка, эре ширкәтләргә эшкә алганда урлау турында уйлый микән, наркотикларга, акча уеннарына бәйлелеге юкмы дип тикшерәләр. Махсус җайланмалар аша үткән кешеләрнең 40 % бу сынауны чиста гына уза алмаган, азмы-күпме ялганлаган дигән нәтиҗә алынган. Болар хакында казанлыларга Мәскәүнең “Конкордия” психотехнология үзәге җитәкчесе Сергей Коварский сөйләде. Русия башкаласында замана техникасында бер сәгатьлек тикшерелү бәясе 2500 сумнан башлана. Ә шәхси мәнфәгатьтә ялганны ачыкларга тырышу, мәсәлән ир яки хатынның тугрылыгын тикшертү тагын да кыйммәткә төшәчәк.

Гомумән ялган детекторлары Русиядә рәсми рәвештә канун сагында 15 ел эшли икән инде. Чынлыкта исә тагын да алданрак куллана башлыйлар, тик милиционерлар түгел, ә хәрбиләр.

Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан оештырылган полиграфологларның халыкара фәнни-практик җыенының Казанда үтүе дә очраклы түгел. Чөнки Татарстанда беренчеләрдән булып мәхкәмә эшендә ялганны ачыклау җайланмаларының нәтиҗәләре, белгечләр телендә әйтсәк, психофизиологик тикшеренү дәлил була башлый. Шулай ук Казанда бу өлкәдә махсуслашкан кешеләр, әлеге технологияне практикада кулланыш та нык арткан.

“Ялган детекторларын республикада хокук сакчылары гына түгел, башка дәүләт оешмалары, шәхси ширкәтләр дә куллана башлады. Аеруча Казан мэриясен аерып әйтәсем килә”, диде халыкара җыенны ачканда Татарстанның премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева.

Республиканың эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров әлеге сүзләр белән килеште һәм бу чараның төп оештыручыларның берсе буларак хокук сакчылары арасында замана технологиясен куллануга нык игътибар бирелүен әйтте.

“Эчке эшләр органына эшкә алганда һәр кеше ялган детекторы аша үтә. Шулай ук шикле хезмәткәрләрне дә нинди дәрәҗәдәге хокук сакчысы булуына карамастан, “психологик таяк” аша уздырабыз. Бу эшләр барысы да намуслы, ышанычлы милиционерлар әзерләү өчен эшләнелә”, ди Сәфәров.

Татарстан башкаласында үтүче халыкара полиграфологлар җыенында Казанда ниндидер начар эш белән кулга алынган һәм шикле дип табылган барлык кешене ялган детекторлары аша тикшерәчәкләр дигән сүз дә ишетелде. Әлеге эшләр шәһәр халыкының тынычлыгын саклау максатында эшләнелә дип аңлаттылар.

Русия эчке эшләр министрлыгының махсус техник чаралар җитәкчесе, генерал, милиция полковныгы Борис Мирошников, дөньяда
ялганны ачыклау техникасы никадәр гына камилләшсә дә, чишәсе проблемалары шактый, ди. Шуларның иң төпләренең берсе - бу өлкәдә төгәл хокукый нормалар булмау.

“Кешене тикшерү, тентү алымнарының мәктәбе еракларга СССР дагы КГБ, аннан инде ФСБ органнарына барып тоташа, ” ди Мирошников. Шулай ук ул, ялган детекторлары белән эшләү буенча методик эшләнмәләр күп, төрлесе төрлечә дәлилли, тик стандартлар кабул ителмәгән һәм бу мине борчый, ди милиция полковнигы. Мирошников сүзләренә караганда замана технологиясе ясаган нәтиҗәләр мәхкәмәдә төп дәлил була алмый. Ул әйткәнчә әлегә ялган детекторлары кеше гомерен хәл итәрлек дәрәҗәгә җитмәгән. Җыелышта проблемалар турында сүз чыккач, Татарстанның эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, яңалыктан куркырга кирәкми, заманча технолгияне үзләштергәндә проблемалар килеп чыгу гадәти хә, дип белдерде.

Полиграф җайланмаларның канун сагындагы 15 еллык эшчәнлеге менә шундый нәтиҗәләр ясалды һәм киләчәккә планнар билгеләнде.

Бу чара 21 сентябрьдән башланып 23-енә кадәр дәвам итәчәк. Шуны да әйтергә кирәк, әлеге ялган детекторларын ясаучы һәм аның белән эшләүче белгечләрнең җыенында булган журналистларга аеруча махсус күргәзмә ошады. Анда шикле кешенең тавыш, күз, тән температурасы һәм башка үзгәрешләрен тоеп ялган сөйләвен белүче санаклар күрсәтелде. Ул җайланмаларның күбесе Русиядә эшләнелгән булуы да каләм ияләрен уйланырга мәҗбүр итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG