Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:56

“Зур Урал” кризиска каршы яңа чаралар күрергә сорый


Екатеринбурда башланган "Зур Урал" берләшмәсе шурасы җыенында Урал төбәгендә өлкә, республикаларның икътисади хәле, кризистан чыгу юллары, уртак гамәлләр күрү турында сүз барды. Җыенда парламент рәисләре, җәмәгатьчелек вәкилләре дә катнашты.

Җыенда төп нотыкны Свердлау өлкәсе губернаторы ясады. Ул икътисади көрчекне җитештергән товарларның көндәшлек итә алмавы, икътисадның төзелеше нәтиҗәле булмавы белән бәйләде.

"Зур Урал" берләшәсенә кергән төбәкләр кабул иткән ахыргы карарда, кризиска каршы өстәмә чаралар күрү, базар мөнәсәбәтләренең нәтиҗәлелеген арттыру өчен дәүләтнең ролен үстерү, төбәк һәм шәһәр хакимиятләренә икътисади мәсьәләрне хәл итү өчен күбрәк вәкаләт бирү кебек тәкъдимнәр кертелгән.

Икътисади хезмәттәшлек максатында оештырылган шушы төбәкара “Зур Урал” берләшмәсе Шурасы утырышында Башкортстан, Удмуртия, Пермь, Курган, Оренбур, Свердловски, Төмән, Чиләбе өлкәләре җитәкчеләре катнашты.

XS
SM
MD
LG