Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:00

Бу көннәрдә Мәскәүдә Исламга багышланган күп төрле чаралар узып тора. Шуларның берсе Ислам конференциясе оешмасының 40 еллык юбилее.

23 сентябрьдә Русиянең Европа өлеше мөселман дини идарәсендә хисап сайлау җыелышы көтелсә, 24 сентябрьдә Союзлар йортының колонналы залында «Русия һәм ислам дөньясы: тотрыклык өчен хезмәттәшлек» дигән темага халыкара конференция дә узачак.

Ә инде 25 сентябрьдә билгеләнәчәк Ислам конференциясе оешмасының 40 еллык юбилее уңаеннан Русиянең шул оешмадагы илчесе Камил Исхаков бүген РИА Новости мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуы уздырды. Очрашуны мәгълүмат агентлыгының «Восток пресс» клубы җитәкчесе Радик Әмиров оештырган иде.

Үзенең чыгышында Камил Исхаков Ислам конференциясе оешмасының барлыкка килү тарихы хакында сөйләде һәм журналистларның сорауларына җавап бирде. Ислам конференциясе оешмасының барлыкка килүендә 1969 елда Израил экстремистлары тарафыннан мөселманнарның изге урыннарыннан берсе булган «Әль- Әксә» мәчетенә ут төртү этәргеч булган.

Шул вакыттан бирле инде 40 ел буе Җиддә шәһәрендә урнашкан бу оешма, Иерусалимны мөселманнарга кайтару өчен көрәшә. Шуннан соң Ислам конференциясе оешмасының төп урыны да Иерусалимда булырга тиеш, диде Камил Исхаков.

Бу оешманы төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе - Согуд Гәрәбстанының хәзер инде мәрхүм патшасы Фейсал бен Абделазиз белән Морокко патшасы Хәсән икенче булган.

"Бүгенге көндә бу оешманың Генерал секретаре профессор Экмалетдин Ихсаноглы Русиянең бу оешмага күзәтүче буларак әгъза булып керүендә зур роль уйнады, Русиянең бу оешмада илчесе булуында да Ислам конференциясе илләрен Русиягә якынайта", диде Камил Исхаков.

"Ә инде Ислам конференция оешмасына 57 ил керә. Ул илләрдә миллиард ярым мөселман яши һәм бу җир шары халкының биштән бер өлешен тәшкил итә. Дөнья күләмендәге нефтьнең 70%, газның 50% шушы илләрдә чыга. Ислам илләре бик бай илләрдән санала", ди Камил Исхаков.

Оешманың юбилее уңаеннан төрле чаралар Нью-Йоркта һәм оешманың штаб фатирында урнашкан Җиддә шәһәрендә узарга тиеш. Русиянең бу оешмага күзәтүче булып алынуында Русиядәге мөселманнарның килгән түгел, җирле халык булуы зур роль уйнады, диде Камил.

"Ә инде Ислам конференциясе оешмасының төп максаты дөньякүләм ислам җәмәгатьчеленә хезмәт итү", диде Русиянең Ислам конференциясе оешмасындагы илчесе Камил Исхаков.

Камил әфәндегә матбугат очрашуыннан соң берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. "Соңгы вакытларда Русиядә, Казанда ислам белән бәйле булган төрле конференцияләр узып тора. Вазыйфа буенча сезгә аларның күпчелегендә катнашырга туры килә. Тагын нинди планнарыгыз бар?" дип сорадык.

«Казанда, Русиянең Ислам университеты һәм Педагогия университеты катнашында мәгарифкә багышланган тагын бер конференция уздырырга торабыз. Шулай ук Исламга багышланган конференция Түбән Новгородта да узарга тиеш. Аннан соң инде «Алтын мөнбәр» мөселман кинофестивалендә катнашырга ниятлим. Бу сәфәрем озакка сузылды», диде Камил Исхаков.

Ислам оешмасында Камил Исхаков әле бер елга якын гына эшли. Туган якларда еш булырга туры килсә дә, эшкә билгеләнү көтелмиме дип тә сорадык Камил Исхаковтан.

«Туган яклар сагындыра. Ләкин мине бу эшкә билгеләүче кеше – ул Владимир Путин иде. Алга таба да барысы да аның карарыннан тора. Бу урынга билгеләгән вакытта аңар мөселман кешесе , шул ук вакытта оештыру эшләрендә тәҗрибә булган кеше кирәк иде. Ул мине сайлады. Алга таба нинди генә билгеләнү булса да, ул минем теләктән тормый», диде Камил Исхаков.

Шулай итеп, 25 сентябрьдә Халыкара Ислам конференциясе оешмасы үзенең 40 еллыгын билгелиячәк. Русиянең бу оешмага күзәтүче буларак керүеннән соң, ул 2005 елда булган иде, оешма Русиядә күп төрде чаралар уздыра башлады.

XS
SM
MD
LG