Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан да “Бөтендөнья машинасыз көн”гә кушылды


Әйләнә тирә мөһитне саклау йөзеннән үткәрелә торган “Бөтендөнья машинасыз көн” дигән чарага Казанда да теләктәшлек күрсәтелде.
Бу чарага кушылу турында Татарстанда экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хәбәр итте.

Экология министрлыгы түрәләре, яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгы хезмәткәрләре бүген эшкә җәмәгать транспортына утырып килде, дип яза агентлыклар.

Казан шәһәр идарәсендәге җитәкчеләр бүген төштән соң эш урыннарында калырга тырышты, дип хәбәр итте матбугат вәкилләре.

Мәскәүдә дә бу көнне кайбер югары дәрәҗәле түрәләр эшкә җәмәгать транспортында килде. Телевидение хәбәрләренә караганда, метрода кеше гадәттәгедән күбрәк булган, әмма калада бөкеләр кимемәгән.

Мондый көнне үткәрү тәкъдиме белән Франция чыккан иде. Кайбер Европа илләрендә дә бүген кешеләр машинаны калдырып, шәһәр транспортын файдаланды.
XS
SM
MD
LG