Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 10:53

7 көн дәвам итәчәк БМОның гомум мәҗлес утырышында Әфганстан, Гарәп-Израил низагы һәм Карабахның киләчәге кебек мөһим темалар каралачак.

АКШ президенты Барак Обама чәршәмбедә БМО гомум җыенында ясаячак чыгышында, дөньяны борчыган төп проблемаларны хәл итүдә унитар адымга түгел, барлык илләр хезмәттәшлегенә ихтыяҗ булуына басым ясар дип көтелә.

Обамадан алда чыгыш ясаячак БМОның Вашингтондагы вәкиле Сузан Райс, дөньяны иң күп борчыган гомум проблемалар арасында, террорчылык, геноцид, интернет аша һөҗүмнәр, Иран һәм Төньяк Кореядагы атом тырышлыклары, халыкара җинаятьчелек челтәре кебек бәхәсләрне санап узды.

Франциянең Associated Press хәбәр агентлыгы Обама ясаячак чыгыш турында үз фаразларын белдергәндә, аның мөселман дөньсына ачылу сәясәтен күз алдында тотып, аның дөнья илләре белән күбрәк уртак хәрәкәт итү ягын сайлаячагы турында әйтте.

Шулай ук чыгыш ясаячаклар арасында, Азиядә Европа Берлегенә охшаган берлек төзү һәм уртак акча берәмлеге куллану фикерен алга сөргән, Япония премьер-министры Юкио Һатайома да бар.

Һатайома БМО җыены алдыннан Кытай башлыгы Һу Җинтау белән очрашты. Ике башлык та ике ил мөнәсәбәтләрен яхшырту кирәклегенә ышана. Япониядә якынча ярты гасыр дәвам иткән Либераль демократлар хакимияте бетү, урнына Һатойома җитәкчелегендәге Демократ партиясе килүе ике ил арасындагы мөнәсәбәтләргә уңай тәэсир итәр дигән өмет бар.

Обама Һатайома белән бергә 40 елдан бирле хакимияттә торган Либия башлыгы Каддафи белән дә очрашырга җыена.

АКШ президенты шулай ук Русия президенты Дмитрий Медведев белән Кытай башлыгы Һу Җинтау белән очрашачак.

Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗат, Обама белән очрашырга җыенмый, гәрчә алар БМО башлыгы тарафыннан президентлар хөрмәтенә бирелгән төшке аш програмына бергә чакырылган булса да.

12 июньдә Иранда булган президент сайлавын махсус тикшеренүчеләр тарафыннан каралуын таләп иткән ике кеше хокуклары төркеме, гомум мәҗлестә басымын арттыра.

Ирандагы Human Rights Watch кебек кеше хокукларын яклаган оешмалар, Әхмәдиниҗат җыенда чакта аннан сайлаудан соң чыккан каршылыкларда җаваплылыкны үз өстенә алуын сорый.

Җыенда Иранга бәйләнеше булган иң кайнар бәхәсләрдән тагын берсе - атом тырышлыклары. БМО иминлек шурасының 5 даими вәкиле һәм Алмания, Иранның атом тырышлыклары турында 1 октябрьдә бергә җыелырга планлаштыра.

Иран тышкы эшләр министры Манучәр Моттаки, әлеге җыенның атом турындагы бәхәсләрне бетерү юлында этәргеч адыам булачагына ышануын әйтте.

XS
SM
MD
LG