Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:57

Обама климат мәсьәләсенә алына


Обама климат үзгәрүгә багышланган җыенда чыгыш ясый

Обама климат үзгәрүгә багышланган җыенда чыгыш ясый

БМОның баш фатирында климат үзгәрүгә багышланган җыен үтте. АКШ президенты Барак Обама анда чыгыш ясап, климат үзгәрүгә каршы җитди чаралар күрергә чакырды.

БМОның генераль секретаре Бан Ки Мун, 2007 елда бу урынга килгәч, климат үзгәрүне үзенең төп мәсьәләсе итте. Гомум мәҗлеснең 64-нче еллык очрашуын форсат итеп, ул сишәмбедә оешманың баш фатирында климат үзгәрүгә багышланган җыен җыйды.

– Бер мәсьәлә дә бу кадәр бердәм хәрәкәт итүене таләп итми. – диде Мун. – Бу җыен климат үзгәрүгә багышланган чараларның иң зурысы. Максатыбыз – фикерләр туплап, гамәлләр әзерләү.

Мун бу очрашуга 140-лап илнең вәкилен чакырган. Үзе әйтүенчә, анда моңарчы күрелмәгән санда дәүләт җитәкчесе килгән.

Климат үзгәрү мәсьәләсендә уртак фикергә килү җиңел түгел. Һәр хөкүмәтнең моңа үз карашы.

Кайберәүләр дөньяның җылынуы табигый күренеш, кеше һәм сәнәгатьнең моңа йогынтысы бик аз, ди. Күпчелек исә климатның үзгәрүе өчен кеше гаепле дип саный һәм моңа каршы уртак чаралар күрергә чакыра.

Япма газлар һәм дә озон катламының юкаруы дөньяда температура күтәрелү, котыпта бозлар эрүнең төп сәбәбе санала.

АКШ + Кытай = 40%

Кытай җитәкчесе Һу Җинтао БМО мөнбәреннән чыгыш ясый
Климат үзгәрүгә каршы көрәш озак еллар коры хыял булып калды. БМОда еш кына аерым илнең мәнфәгате уртак нияттән көчлерәк булып чыга. Ярлырак илләр үзләренә ярдәм сорый, алга киткәннәре сәнәгатьләрен чикләргә теләми.

Нью-Йорк җыенының әһәмияте шунда – анда АКШ һәм Кытай җитәкчеләре катнашты. Бу ике илгә дөньяда чыгарылган япма газларның 40% туры килә.

Шушы җәйдә Европа Берлеге киләсе дистә елда климат үзгәрү белән бәйле өлкәгә елына 15 миллиард доллар бирергә карар итте. 2020 елга япма газ җитештерүне 1990 ел белән чагыштырганда 20% киметү күздә тотыла.

АКШ бу яктан Европа илләреннән әлегә калыша. Элекке президент Джордж Буш идарәсе япма газларны чикләү тәкъдимнәрен кире кагып килде. Анда Кытай һәм Һиндстан чикләүләре телгә алынмаган дигән сылтау белән.

Обама идарәсе бу өлкәдә үзгәрешләр вәгъда итә. Сишәмбедә Обама гомум мәҗлес мөнбәреннән болай диде:

– Озак еллар буе кешечелек климат үзгәрүгә күзен йомып килде. Шул исәптән минем илем дә, без моны таныйбыз. Ләкин хәзер яңа чор. Соңгы сигез ай эчендә Кушма Штатлар чиста энергия җитештерү, япма газларны киметү өлкәсендә моңарчы тарихында эшләмәгәнне эшләде. Мин моның белән горурланам.

Кытай җитәкчесе Һу Җинтао да, Обамадан соң чыгыш ясап, 2020 елга Кытайда япма газлар чыгаруны шактый киметергә вәгъда итте.

Нью-Йорк җыенында ниндидер килешүләр көтелми. Алай да, дөнья җитәкчеләре бу мәсьәләдә җитди сөйләшергә җыена. Декабрь аенда Копенһагенда үтәчәк халыкара конференциядә Киото килешүенә алмашка киләчәк зур килешү имзаланыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG